Баулы районы горурлыгы
Баулы районының 90 еллыгына багышлап, сезгә "Мактаулы гражданин"ы исеменә лаек булган баулыларның исемлеген тәкъдим итәбез
Төрле елларда 26 кешегә “Мактаулы гражданин” исеме бирелгән.
Бүген без район һәм шәһәр үсешенә зур өлеш керткән баулылар хакында тагын бер кат бәян итәбез. Аларның күбесе әле дә район һәм республика иминлеге өчен хезмәт куя.
Абдуллин Мансур Мотыйгулла улы
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.
Александров Михаил Николаевич
ТАССР атказанган нефтьчесе, СССР нефть сәнәгате отличнигы.
Афзалов Мохтар Афзал улы
Татарстанның атказанган юристы.
Ваһапов Исхак Алтынбай улы
Бөек Ватан сугышы ветераны. “Баулы эшчеләр бистәсе мактаулы гражданины” исеменә лаек булган.
Вафин Риф Вәкил улы
Россиянең атказанган нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәре, Россия энергетика министрлыгы мактаулы нефтьчесе.
Галиев Ринат Гыймаделислам улы
Россиянең атказанган нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәре.
Галиәкбәров Әнвәрд Фатыйх улы
Эчке эшләр министрлыгы органнарында хезмәте өчен 1нче, 2нче, 3нче дәрәҗә медальләр белән бүләкләнгән.
Дәвамы бар
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев