Баулы районы 90 ел элек нинди булган
Район башкарма комитетының архив бүлегендә сакланучы берничә папкада Татарстан АССР Баулы районы хезмәт ияләре депутатлары Советы башкарма комитетының 1930 елдагы документлары тупланган. Шундый папкаларның берсе “Торак пунктлар, колхозлар һәм авыл советлары исемлекләре” дип атала.
Документлардан күренгәнчә, ул елларда Баулы районы территориясе зур булган: аның составына Ютазы районы авыллары, шулай ук Бөгелмә районының кайбер торак пунктлары кергән. Әгәр район территориясе хәзерге вакытта 13 авыл җирлегенә бүленсә, 1930 елда район 30 авыл Советыннан торган. Мәсәлән, хәзер Баулы шәһәре биләгән территориядә 90 ел элек биш торак пункт булган. Баулы, Мансур, Кече Баулы, Акбуа, Якты Күл авыллары Баулы авыл советы составына кергән. Документ нигезендә, әлеге авыл советы территориясендә ул вакытта 474 йорт хуҗалыгы, 2180 җан башы (халык саны турында сөйләгәндә, элек шулай дигәннәр), 358 карт һәм 6 яшь атлар, 299 карт һәм 12 яшь сыер, 471 карт һәм 416 яшь сарык булган.
Ул вакытта 278 йорт хуҗалыгы һәм 1348 җан башы булган Татар Томбарлы авыл советы составына биш торак пункт кергән. Кызганычка каршы, безнең көннәрдә югарыда аталган авыл советына кергән авыллардан бары тик Татар Томбарлы гына сакланып калган. Исмәгыйль, Карамалы, Юкәле, Кызыл Байрак авыллары җир йөзеннән югалганнар, аларның исемнәре географик атамалар буларак гына сакланып калган (Исмәгыйль чокыры, Карамалы чишмәсе, Кызыл Байрак бакчасы). Ә хәзерге Томбарлы авыл җирлеге составына керүче Миңнегол, Шәмәй авыллары һәм тагын биш торак пункт Исергәп авыл советын тәшкил иткәннәр. Анда 556 йорт хуҗалыгы һәм 2619 җан башы булган. Районда иң зуры – Татар Кандызы авыл советы булган. Авыл советы территориясе шул ук чикләрдә урнашкан, авылның хәзер Сөләйман очы дип йөртелгән өлеше ул вакытта аерым торак пункт булып саналган. 1930 елда Татар Кандызы авыл советында 671 йорт хуҗалыгы, 3928 җан башы, 384 ат, 305 сыер, 641 сарык булган.
Исемлектән күренгәнчә, Баулы районы составына 1930 елда 153 торак пункт кергән. Хәзерге вакытта аларның бер өлеше Бөгелмә һәм Ютазы районнары территорияләрендә күчкән, кайберләре күрше-тирә эре авылларның бер өлешенә әверелгән, кайберләре юкка чыккан. Мәсәлән, Репьевка авыл советында 183 йорт хуҗалыгы һәм 548 җан башы булган. Кайчандыр шундый исемле авыл һәм авыл советы булганлыгын, безгә архив документлары һәм әлегә кадәр сакланып калган чиркәү генә искә төшерә. Ул бу авылдан чыккан кешеләрне генә түгел, тарихчыларны да үзенә тартып тора торган урын. Иген басуы янында, калкулыкта урнашкан чиркәү Татарстанның архитектура һәм мәдәни мирасы һәйкәлләре җыентыгына кертелгән.
Баулы районы буенча колхозлар исемлегендә 1930 елда 63 күмәк хуҗалык исәпләнгән. Йорт хуҗалыклары саны буенча (94) иң зурысы – Чапаев колхозы, ул М. Димитриевка авыл советы территориясендә урнашкан була. Иң күп җан башы да шушы хуҗалыкта булган – 345, атлар – 77, сыерлар – 36, сарыклар – 414. Архив документына караганда, районның күмәк хуҗалыкларында барлыгы 1335 йорт хуҗалыгы, 5658 җан башы берләшкән булган. Колхозларда 1117 баш ат булган.
Архивта Баулы районын коллективлаштыру планының бер бите сакланган, анда болай диелгән: “Район буенча сөрүлекләр 73106 дисәтинә, аның 8123 дисәтинәсе колхозныкы, бу 11,2 процент тәшкил итә”.
Колхозларда алынган уңыш турында кайбер мәгълүматлар бар: арыш уңышы гектардан җиде центнер тәшкил иткән, солы – 12, бодай – җиде, борай – 13, борчак – алты, тары, киндер – бишәр, җитен, мәк, гәрчич – дүртәр центнер, көнбагыш – 3,2 центнер. Колхоз басуларыннан бәрәңге уңышы гектардан 85 центнер тәшкил иткән, ә аерым хуҗалыкларда уңыш биш центнерга югарырак булган.
Район хезмәт ияләре депутатлары Советы башкарма комитеты тарафыннан мөмкин кадәр күбрәк халыкны колхозга җәлеп итү бурычы куелган. Халыкка күмәк хуҗалыкта күбрәк уңыш алу мөмкинлеге турында аңлатырга тиеш булганнар.
Шулай ук, һәр авыл советындагы кулаклар һәм хәллеләр саны күрсәтелгән исемлек тә сакланып калган. Ул исемлек буенча 1930 елда Баулы авыл Советында сигез кулак һәм 16 хәлле кеше исәпләнгәнен белергә була, ә район буенча бу исемлеккә барлыгы 179 кулак һәм 398 хәлле кеше кергән. Бу кешеләрне нинди язмыш көткәнлеге турында әлеге документлар папкасында (Ед. хр.4) мәгълүмат юк.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, югарыда бәян ителгән мәгълүматлар һәм саннар, бәлки, бик төгәл дә түгелдер. Күренеп тора, 90 ел элек, документларны тутырганда, хезмәткәрләр һәр хәрефне һәм санны төгәл язарга тырышмаганнар. Һәм алар гасырлар буена сакланыр дип тә уйламаганнардыр. Документларның бер өлеше карандаш белән генә язылган, аларның кайберләрен инде укып булмый. Гарәп хәрефләре белән язылган документлар бар, аларны да укый белеп булмады. Архив документлары белән эшләү – билгеле бер әзерлек һәм күп вакыт таләп итә торган бик четерекле хезмәт шул ул.
Кадрия ГЫЙМАЗОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев