Баулы яңалыклары

"Хезмәткә дан" газетасы - Баулы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Баулы районында тыл хезмәтчәнен котлаганнар

Татар Томбарлысы авылында яшәүче Илгизә Шәйдуллинага 95 яшь тулган. Аны җирлек җитәкчелеге дә котлаган. Бу хакта «Баулы-информ»га авыл китапханәчесе Эльвира Әхмәтҗанова язып җибәрде.

Татар Томбарлысы авылында гомер итүче Илгизә Салих кызы Шәйдуллина 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Без аны күркәм гомер бәйрәме белән котладык. Томбарлы авыл җирлеге башлыгы Айгөл Минәҗева Илгизә апага Россия президенты Владимир Путинның котлау открыткасын һәм истәлекле бүләк тапшырды.

Илгизә апаның бала-чагы  авыр сугыш елларына туры килгән. Аларның гаиләсе өчен сугыш бигрәк тә мәрхәмәтсез булган. Чөнки гаиләдә өч кеше – әтисе, абыйсы, апасы – сугышка китеп, әйләнеп кайтмаганнар.

Юбилярның тормыш иптәше Тимерҗан Шәйдуллин, Бөек Ватан сугышында катнашып, туган якларга исән-сау әйләнеп кайта. Ул, авыл хуҗалыгы тармагы буенча югары белем алып, озак еллар авылда агроном, зоотехник булып эшли. Яхшы башкарган хезмәте өчен аңа Татарстанның атказанган колхозчысы исеме бирелә.
Тимерҗан абый 2001 елда вафат булды. Бүгенгесе көндә Илгизә апа килене һәм оныклары тәрбиясендә яши.

Эльвира Әхмәтҗанова,
Татар Томбарлысы авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев