Баулы районында тыл хезмәтчәнен котладылар
90 яшьтән өлкәнрәк райондашларыбызны юбилейлары, гомер бәйрәмнәре белән котларга өйләренә бару матур традициягә әверелде. Баулы шәһәрендә яшәүче хезмәт ветераны, Бөек Ватан сугышы ветераны толы Рәмүзә Сәмыйкованы да 94 яше белән котларга район җитәкчелеге килде.
Рәмүзә Фазлый кызы Сәмыйкова Оренбург өлкәсенең Иске Шалты авылында дүрт балалы гаиләдә туып үсә. 21 яшендә Баулы районы Яңа Шалты егете Сабирҗан Сәхибулла улы белән гаилә кора. Тормыш иптәше алтын куллы балта остасы була, Рәмүзә апа гомере буе фермада эшли, җәй көннәрендә чөгендер утауда була. Аның гомуми хезмәт стажы 47 елдан артып китә.
Сәмыйковлар Шалты авылында 32 ел бергә тату гомер итеп, алты бала тәрбияләп үстерәләр. Кызганычка каршы, Сабирҗан ага 1985 елда вафат була. Рәмүзә апа балаларын берүзе аякка бастыра. Алты баласын да үзе кебек хезмәт сөючән итеп тәрбияләгән ул. Алар барысы да, үз куллары белән йорт җиткереп, мул тормышта гомер итәләр. Рәмүзә апа бүгенге көндә кызы Роза Нәгыймова гаиләсендә бәхетле картлык кичерә, үз аякларында йөреп тора. Ул бик бай әби: 13 оныгы, 15 оныкчыгы да бар.

“Тормыш итү авыр булгандыр инде, алты баланы үстерү җиңел булмагандыр. Тормышта бит барысы да туры гына бармый. Тормыш арбасын тартырга тауга да менәсең, җиргә дә төшәсең. Үзләре генә белгәндер, – дип уртаклашты Роза Нәгыймова. – Аллага шөкер, безгә дөрес юл күрсәтеп, дөрес итеп тәрбияләгәннәр. Без барыбыз да үз юлыбызны таптык, һәрберебез матур итеп йортлар салдык, дүртебез Баулыда торабыз, икебез Чаллыда”.
Рәмүзә апа гомере буе китаплар, газета-журналлар укырга яраткан. 89 яшенә кадәр күзлексез укыган. Шулай ук ул бик матур җырлый да. Яшь чагында үзешчән сәнгатьтә катнашкан.

“Инәки безнең бик сабыр иде ул, тырыш иде. Аннан соң ул: “Өйдәге булган әйберне мин бер вакытта да урамга чыгып сөйләмәдем. Нинди авырлыклар булса да, шулай өйдә калды”, – дип әйтә иде. Әткәй дә безнең бик тырыш иде, абыйларга, энемнәргә үзенең бөтен белгән һөнәрен өйрәтте. Алар нинди эшкә тотынсалар, шуны беләләр, иптәшем дә шулай ук, – дип билгеләп үтте Роза Нәгыймова. – Алдагысы хәерле булсын, шушы тапкан мал-мөлкәтләребезнең куанычын, игелеген, бәрәкәтен күреп, саулыкта-сәламәтлектә, күңел тынычлыгында, тигезлектә, матур итеп алдагы гомердә инәкәйнең 95 яшен дә үткәрергә насыйп булсын. Үз аягында йөрсә иде инде”.
Роза ханым әнисенең шушы яшькә җитүенә бик шат, аның фикеренчә, аның озын гомерле булуы – Аллаһы Тәгалә бүләге.
“Геннан да киләдер дим: аларның нәселләре ныклы, көчле. Әбекәй 102 яшенә кадәр яшәде, бабыкай 90га җитеп үлде”, – дип уртаклашты Роза Нәгыймова.
Хезмәт ветеранын Баулы районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илмира Хөснуллина да котлады, Россия президентының котлау открыткасын, Татарстан рәисе бүләген һәм район башлыгы исеменнән чәчәкләр тапшырды.
Фото: Ләйсән Сәетгәрәева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев