Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Баулы районында “Сөмбелә” бәйрәме гөрләгән

Шалты авыл мәдәният йортында “Сөмбелә” бәйрәме уздырганнар. Күңел ачу чарасы җыр-биюгә, төрле уеннарга бай булган.

Көз фасылында, уңыш җыеп алганнан соң, көн белән төн тигезләшкән сихри мизгелдә “Сөмбелә” бәйрәме билгеләп үтелә. Бу – гомер-гомергә муллык һәм уңыш бәйрәме. Бәйрәмнең иң мөһим мизгеле – Сөмбеләне сайлау. Чибәр һәм уңган кызны сайлап алып, башаклар белән бизәлгән тәхеткә утыртканнар.

Бу көнне өстәлләр мул ризык белән тулган, ә кешеләр, өйдән-өйгә кереп, җырлап-биеп, күңел ачканнар. Шалты мәдәният йортында да, укучыларны милли йолалар, традицияләр белән таныштыру максатыннан, күңелле итеп “Сөмбелә” бәйрәме уздырганнар.

 “Сөмбеләне бәйрәмгә бергәләшеп чакырдык, – дип хәбәр итте “Баулы-информ” редакциясенә Шалты мәдәният йорты директоры Гөлназ Вахитова. –  Бәйрәмнең хуҗабикәсе Сөмбелә биргән табышмакларга җаваплар таптык, әйтемнәр, тизәйткечләр, көзге уңышка багышланган мәкальләр әйтештек”.

“Сөмбелә” бәйрәме уңаеннан көзге уңыш күргәзмәсе дә оештырылган. Анда төрле төстәге кызыклы яшелчәләр, җиләк-җимешләр урын алган.

Чара җыр-биюгә, төрле уеннарга бай булган. Бәйрәмгә килүчеләр “Тәменнән бел”, “Бәрәңге җыю”, бәрәңге әрчү, көянтә-чиләк белән узышу, күз бәйләп рәсем ясау уеннарын уйнаганнар. Ахырда көзге нигьмәтләр белән сыйланганнар.

Фото: Гөлназ Вахитова архивы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев