Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Баулы районында сатып алулар системасы

Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗлар өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләр сатып алу коррупция куркынычы югары булган социаль мөнәсәбәтләр өлкәсе булып тора. Сатып алуларны гамәлгә ашырганда коррупция дәрәҗәсен киметү – өстенлекле бурычларның берсе, чөнки эшчәнлекнең бу өлкәсе барлык дәрәҗәдәге бюджетлардан бүлеп бирелә торган зур күләмдәге акчалар белән тыгыз бәйләнгән.

– Илгизә Илкамовна, сатып алу процедурасы ничек бара һәм коррупция куркынычы ничек киметелә?

– Баулы районында дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗлар өчен сатып алулар 2013 елның 5 апрелендә дөнья күргән “Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләр сатып алу өлкәсендә контракт системасы турында”гы 44-ФЗ санлы Федераль закон нигезендә гамәлгә ашырыла. Федераль закон, товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләр сатып алуларның нәтиҗәлелеген арттыру, мондый сатып алуларның хәбәрдарлыгын һәм үтә күренмәлелеген тәэмин итү, мондый сатып алулар өлкәсендә коррупцияне булдырмау өчен, дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итүгә юнәлдерелгән түбәндәге мөнәсәбәтләрне җайга сала: товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләр сатып алуларны планлаштыруны; тәэмин итүчеләрне (подрядчыларны); әлеге Федераль законда каралган контрактлар төзүне; контрактларны үтәү үзенчәлекләрен; товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләр сатып алулар мониторингын; товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләр сатып алулар өлкәсендәге аудитны; дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләр сатып алулар өлкәсендә контракт системасы турында Россия Федерациясе законнарының һәм башка норматив хокукый актларның үтәлешен тикшереп торуны. 44-ФЗ санлы Федераль закон сатуларда катнашучыларның гамәлләрен катгый регламентлый, шуңа күрә аны бозган өчен шактый зур штрафлар һәм пенялар каралган. Сатып алулар буенча законнарны бозган өчен, заказ бирүчеләргә дә, тәэмин итүчеләргә дә штраф салынырга мөмкин.

44-ФЗ санлы Федераль закон нигезендә, сатып алуларның барысы да электрон рәвештә башкарыла. Процесс электрон сәүдә мәйданчыкларында – заказ бирүчеләр һәм тәэмин итүчеләр үзара хезмәттәшлек итә ала торган сайтларда – бара. Мәгълүмати үтә күренмәлелек төп корал булып тора, сатып алуны Бердәм мәгълүмат системасының рәсми порталында урнаштыралар (zakupki.gov.ru), теркәлгәннән соң теләсә кайсы катнашучы файдалана ала. Катнашучылар үзләренә кызыклы сатып алу эзлиләр, аннары электрон мәйданчык аша кирәкле документларны тапшыралар. Ә бу исә ачыклыкны, конкуренцияне тәэмин итә һәм эш турында мәгълүматның төгәл һәм вакытында булуын аңлата. Бу гражданнарның иҗтимагый берләшмәләргә һәм оешмаларга ышанычын арттырырга ярдәм итә.

Заказларны конкрет тәэмин итүчеләргә “яраклаштырырга” аламы?

Юк, булмый. Сатып алулар өлкәсендә контракт системасы, катнашучылар арасында конкуренцияне тәэмин итү өчен, сатып алуларда тигез шартлар тудыруга юнәлдерелгән. Сатып алулар өлкәсендәге контракт системасы турындагы Россия Федерациясе законнары һәм башка норматив хокукый актлар нигезендә, теләсә кайсы кызыксынган зат тәэмин итүче (подрядчы, башкаручы) булу мөмкинлегенә ия. Сатып алуларны гамәлгә ашырганда конкуренция, товарлар китерүнең, эшләр башкаруның, хезмәтләр күрсәтүнең иң яхшы шартларын ачыклау максатларында, сатып алуларда катнашучылар арасында намуслы бәя һәм бәядән тыш конкуренция принцибын үтәүгә нигезләнергә тиеш. Заказчылар, махсуслаштырылган оешмалар, аларның вазыйфаи затлары, сатып алуларны гамәлгә ашыру комиссияләре, мондый комиссияләр әгъзалары, сатып алуларда катнашучылар, электрон мәйданчыклар операторлары, махсуслаштырылган электрон мәйданчыклар операторлары әлеге Федераль закон таләпләренә каршы килә торган, шул исәптән конкуренцияне чикләүгә, аерым алганда сатып алуларда катнашучылар санын нигезсез чикләүгә китерә торган теләсә нинди гамәлләр кылу тыела. Сатып алулар өлкәсендәге контракт системасы сатып алулар өлкәсендә контракт системасы турындагы мәгълүматның ачыклыгы, үтә күренмәлелеге, конкуренцияне тәэмин итү, заказчыларның профессиональлеген тәэмин итү, инновацияләрне стимуллаштыру, сатып алулар өлкәсендә контракт системасының бердәмлеге, дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итүнең нәтиҗәлелеге өчен җаваплылык, сатып алуларны гамәлгә ашыруның нәтиҗәлелеге принципларына нигезләнә. Россия Федерациясендә сатып алулар өлкәсендә контракт системасы турындагы мәгълүматтан ирекле һәм түләүсез файдалану тәэмин ителә.

Илгизә Илкамовна, сатып алу процедуралары үтәлешен кем контрольдә тота?

– Сатып алулар өлкәсендә төп контроль органы – Монополиягә каршы Федераль хезмәт. Ул товар һәм финанс базарларында конкуренция, табигый монополияләр, реклама, дәүләт оборона заказы, шулай ук сатып алулар өлкәсендә законнарның тиешенчә үтәлешен контрольдә тота һәм күзәтә. Моннан тыш, сатып алулар процедуралары үтәлеше хисап палатасы, прокуратура һәм эчке эшләр министрлыгы кебек төрле органнар тарафыннан контрольдә тотыла, бу бөтен циклны колачлый – планлаштырудан алып, контрактны үтәүгә кадәр. Шулай ук контрольне дәүләт органнары, муниципаль хакимият органнары да башкара ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев