Баулы районында санитар-экологик ике айлык дәвам итә
Кызылъяр авылы зиратларын чистарту буенча зур өмә үткәрелде. Анда йөзгә якын кеше катнашты, зиратлардан 12 арба чүп түгелде.
"Авылыбыз зиратларында бик күп эш эшләнде, — дип сөйләде "Баулы-информ" хәбәрчесенә Кызылъяр авыл җирлеге башлыгы Эльвира Сафина. — Зиратлар территорияләре чүп-чардан һәм үсеп чыккан агачлардан, куаклардан чистартылды".
Авыл халкы мондый өмәләрдә актив катнаша, бу юлы 70 кеше булган. Зиратлардан барлыгы 12 арба чүп түгелгән.
"Транспорт белән үзебезнең авыл егетләре Миңнуллин Альберт, Миңнуллин Айрат, Заляев Ирек, Галимов Әфгать, Галимов Альберт, Ямалтдинов Рамиль, Фәтхетдинов Ильдар ярдәм иттеләр. Шулай ук Баулы төзекләндерү һәм яшелләндерү идарәсеннән үзара салым акчасына транспорт чакырттык. Өмәдә катнашкан бар кешегә зур рәхмәт!" — ди Эльвира Сафина.
Иң актив кешеләр авыл аксакаллары булган. Өмәдәге иң өлкән кеше — Асылгәрәев Мәгъдәнур абый, ә иң кече кеше Сәхипгәрәев Рафаэль булган.
Фото: Эльвира Сафина шәхси архивы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев