Баулы районында сайлаучыларны чәй табыны белән каршы алганнар
Бердәм тавыш бирү көнендә Татар Томбарлысы халкы да активлык күрсәткән. Сайлаучылар өчен төрле күңелле чаралар оештырылган.
Татар Томбарлысы мәдәният йортында урнашкан 1045нче сайлау участогында 486 сайлаучы теркәлгән, шуларның 464е тавыш биргән. Бу авыл халкының актив гражданлык позициясен күрсәтә. Өйләрендә сайлаучылар да булган, андыйлар 44 кеше булган.
18 яшьләре тулып, сайлауда беренче тапкыр катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылган. Мондый яшь сайлаучылар арасында Лия Нәүрүзбаева да бар.
“Кызым сайлауга барганда бераз дулкынланды, чөнки тавыш бирү – зур җаваплылык бит ул”, – дип уртаклашты аның әнисе Айгөл Нәүрүзбаева.
Әлеге яшь сайлаучының киләчәктә дә җаваплы граждан булып үсүен телибез.
Бердәм тавыш бирү көнендә “Бер күрешү – бер гомер” дип исемләнгән җылы очрашу чарасы да узган. Чөнки авыл җирендә сайлауны бәйрәм кебек итеп үткәрергә күнеккәннәр.
Сайлаучылар, тәмле коймак белән чәй эчеп, табын артында рәхәтләнеп аралашып, дөнья хәлләрен сөйләшкәннәр. Шулай ук алар мәдәният хезмәткәрләре, авыл үзешчәннәре катнашындагы концертны та караганнар. Өлкәннәр сайлау көнен менә шулай күңелле итеп уздырганнар. Сүз уңаеннан, Татар Томбарлысы авылында сайлаучыларны чәй табыны белән каршы алу матур традициягә әверелгән. Бу авылдашлар арасындагы дуслыкны һәм бердәмлекне тагын да ныгыта.
Фото: Айгөл Нәүрүзбаева архивы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев