Баулы районында өлкәннәрне хөрмәтлиләр
Кызылъяр мәдәният йортында быел да Өлкәннәр көнен зурлап үткәргәннәр. Бәйрәмгә өлкән яшьтәге 70тән артык кеше килгән.
Кызылъяр авылы мәдәният йортында Халыкара өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм кичәсе узган. Чараны Фәнис хәзрәт Хәлфетдинов дога белән ачып җибәргән.
Өлкәннәрне Кызылъяр авылы ветераннар советы җитәкчесе Серинә Вәлиева, Кызылъяр җирлеге башлыгы Марсель Даутов котлаган.
Бәйрәм кичәсе үзешчән артистлар, Фәнис Яруллин исемендәге Кызылъяр мәктәбе укучылары катнашындагы концерт белән үрелеп барган. Өлкәннәр үзләре дә чыгыш ясаганнар. Сиринә Кашапова кунакларга үзе язган шигырен тәкъдим иткән. Ләвия Шәйхетдинова яшьлек хатирәләре белән уртаклашкан. Кунаклар Илгиз Инсапов белән Фәнис Галиуллин чыгышларын да җылы кабул иткәннәр.
Өлкәннәр концертны мул табын артында тамаша кылганнар. Шулай ук алар казанда пешкән пылаудан да авыз иткәннәр.
“Табынны әзерләргә аеруча зур ярдәм күрсәткән җирлек башлыгы Марсель Даутовка, “Кызылъяр” җәмгыяте җитәкчесе Илдар Фәтхетдиновка, шәхси эшмәкәр Рафинат Хаҗиевка, күчтәнәчләр белән килгән авылдашларыбызга, бюджет оешмаларына: мәктәп hәм балалар бакчасы коллективларына, ФАП, китапханә, музей, мәдәният йорты хезмәткәрләренә олы рәхмәт сүзләре җиткерәбез! Өлкәннәргә курсәткән игелекләре үзләренә меңе белән әйләнеп кайтсын”, – дип билгеләп үтте Кызылъяр мәдәният йорты директоры Ленир Дәүләтшин.
“Кичә бик күңелле узды, Өлкәннәребез канәгать калдылар, рәхмәт әйтеп, бик ошатып киттеләр. Табыннар мул иде, һәркемнең күңеле булды. Кунаклар да үзләренең изге теләкләрен җиткерделәр”, – дип уртаклашты Серинә Вәлиева.
Фото: Кызылъяр мәдәният йорты
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев