Баулы районында кырларны тикшерделәр
Махсус комиссия район хуҗалыкларына барып, кырларны карап чыкты.
Комиссия составында Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының агросәнәгать комплексын инженер-техник тәэмин итү бүлеге башлыгы Илнар Габбасов, Баулы районында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Альберт Талипов һәм Баулы районы дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы Руслан Мөхәммәтҗанов эшләде.
2025 елның урып-җыю кампаниясе тәмамланып килә, районда көнбагыш суктыру, туфрак эшкәртү һәм 2026 ел уңышы өчен көзге культуралар чәчү дәвам итә. Уңай һава шартлары булганда, авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре урып-җыю кампаниясен октябрьнең икенче декадасында тәмамларга планлаштыра.
Хуҗалыкларның барлык җитәкчеләренә төзек булмаган үзйөрешле техниканың юлларга чыгуын булдырмау турында искәрттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев