Баулы районында кадрлар үзгәреше
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары эшеннән китте.
Төрле хезмәтләр катнашында узган атналык киңәшмәдә хәбәр итүләренчә, Баулы районы башкарма комитеты җитәкчесенең икътисади үсеш буенча урынбасары Эмиль Галимов үз теләге белән вазифасыннан киткәне.
– Отставкага китүе һәм башка эшкә күчүе сәбәпле, Эмиль Исхакович безнең коллективтан китә. Аңа киләчәктә дә уңышлар телибез, – дип хәбәр итте Баулы районы башлыгы урынбасары Ринат Хәмидуллин.
Эмиль Галимовка, туган төбәге үсешенә өлеш керткәне өчен, Баулы районы башлыгы Мактау грамотасы тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев