Баулы районында ишегаллары ремонтлана
Кызылъяр авылындагы ике катлы йорт ишегалдында капиталь төзекләндерү эшләре бара. Аларны августта төгәлләү күздә тотыла.
Кызылъяр авылының Гагарин урамында урнашкан 1А санлы ике катлы йорт ишегалды капиталь ремонт өчен очраклы рәвештә генә сайланып алынмаган. Чөнки узган гасырның алтмышынчы елларында төзелгән бу йорт ишегалдында беркайчан да андый күләмле төзекләндерү эшләре алып барылмаган. Биредә 1983 елдан бирле яшәүче Флёра Галимова әйтүенчә, аларның йортында 10 еллар чамасы элек ремонт үткәрелгән булган: түбәне алыштырганнар, балконнарны ясаганнар, эчке коммуникация эшләре дә башкарылган. Быел, ниһаять, “Безнең ишегалды” республика программасы буенча ишегаллары да капиталь төзекләндерелә.
Йорт янында эленгән элмә тактада эшләрнең подрядчылары язылган. Генераль подрядчы – “Татнефтедор” җәмгыяте, субподрядчы – Баулының “МК Омега” җәмгыяте.
Былтыр йортта яшәүчеләр белән җыелыш уздырылган, аларның тәкъдимнәрен язып алганнар. Ә быел, эшләрне башлар алдыннан, ишегалдының әзер схемасы белән таныштырганнар.
Капиталь ремонтка июнь аенда керешкәннәр. “МК Омега” җәмгыяте генераль директоры урынбасары Николай Торосян “Баулы-информ” хәбәрчесенә сөйләгәнчә, алар биредә, нигездә, җир эшләрен башкара. Ишегалдына асфальт җәйгәннәр, балалар мәйданчыгы өчен комлык әзерләгәннәр, борт ташлары куйганнар. Хәзерге вакытта алар машина кую өчен парковка урынын ясау белән мәшгуль, биредә асфальт җәясе генә калган.
“Ишегалдыбызда капиталь ремонт үткәрелүенә бик сөенәбез, – ди Флёра Галимова. – Йорт артында чүп үләннәре үсеп утыра иде. Хәзер анда балалар мәйданчыгы ясыйлар, оныкларыбызга уйнарга урын булачак. Йортыбызда башка гаиләләрдә дә бәләкәй балалар яши. Аннары кер эләргә махсус җайланма куячаклар. Менә яктырту баганасы куеп киттеләр. Матур ясыйлар, без бик шат. Тиздән шәһәрдәге кебек яшәячәкбез”.
Тик бер нәрсә борчый Флёра Рифкатовнаны: элек торган эскәмияләрне алганнар. Эшләр планы буенча, бирегә эскәмияләр кую планлаштырыла.
2023 елда Баулы районында “Безнең ишегалды” республика программасы буенча 32 ишегалдын капиталь төзекләндерү планлаштырыла. Шуларның 22се – район авылларындагы күп фатирлы торак йортлар ишегаллары.
Фото: Ләйсән Сәетгәрәева, Эльвира Сафина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев