Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Баулы районында яшәүче Асыловлар: “Хәрәкәттә – бәрәкәт”

Штаттан тыш хәбәрчебез Эльвира Әхмәтҗанова авылдашлары Фатих һәм Фәния Асыловлар турында сөйли. 60 елдан артык иңне-иңгә куеп, яшьләрне көнләштерерлек итеп яшәүче бу пар спорт белән шөгыльләнә, мал-туар асрый.

Фатих абый белән Фәния апа Асыловлар – туганнары, якыннары, авылдашлары өчен тугрылык, ихласлык һәм үзара мәхәббәт үрнәге. Яшьләре 80нән өстә булса да, мал-туар асрап, сыер савып, сөт аерытып, мәш килеп тормыш итеп яталар алар.

“Хәрәкәттә – бәрәкәт, – ди Фәния апа, елмаеп. – Тик торсаң, тән дә укмаша, көн дә үтми, болай эш белән көннең үткәнен сизми дә калабыз”.

Баһадир гәүдәле Фатих абый янында кечкенә генә Фәния апа бөтерчек кебек. Бар нәрсәгә җитешә: иртүк торып, физзарядка да ясый, тәмле ризыклар да пешерә, өен дә җыештыра. Аларга карап сокланып утырдым: егет белән кыз кебек, күзләрендә очкын, йөзләре ачык, яшәргә дәрт-көчләре ташып тора. Шул ук вакытта гади һәм бик тыйнаклар.

Фатих Минегәрәй улы Асылов 1941 елда Татар Томбарлысы авылында ишле гаиләдә дөньяга килә. Ул туганда әтисе сугышта була. Сугыштан бик өзлегеп кайткан Миннегәрәй абзый озак тормый, 4 ел дигәндә вафат була. Әнисе Гөлфәния апа балалар белән ялгыз кала. Балаларының тамакларын туйдырыр өчен төрле эшләрдә хезмәт куя: яшелчә, җиләк-җимеш бакчасында, умарталыкта да эшли.

1949 елда, әтисе үлгән елны Фатих абый беренче сыйныфка укырга бара. Барлыгы 20гә якын бала җиде еллык мәктәпне тәмамлыйлар. 8-10нчы сыйныфларны Баулыда белем алып, Бөгелмә шәһәре нефть училищесына укырга керә. Алган һөнәре буенча Лениногорск шәһәрендә 2 ел эшли, 1961 елда армия сафларына алына. Фатих абый өч ел ярым Германиядә хезмәт итә.
Армиядән кайткач, башта 2 ел Баулыда машина йөртүче булып эшли. Аннан туган авылы Томбарлыга кайтып урнаша һәм, лаеклы ялга чыкканчы, пенсиядә килеш тагы 7 ел тырышып хезмәт куя. Фатих абыйның эш кенәгәсендәге стаж - 51 ел. 

Фәния Мотыйгулла кызы Миңнегол авылында күп балалы гаиләдә бишенче бала булып дөняга килә.Ул вакытта авылда мәктәп дүрт еллык була, шунда башлангыч белемне ала. Аннан Томбарлы авылына укырга килә. Җиденче сыйныфны тәмамлау белән, Миңнегол авылында кошчылык фермасында эшли башлый, аннан терлекчелеккә күчә. 20 яшендә Томбарлы авылына килен булып төшә, ашханәгә пешекче булып урнаша, лаеклы ялга кадәр 20 ел терлекчелектә савымчы булып эшли. Күп тапкырлар авыл совет ыдепутаты итеп сайлана. Фәния апаның хезмәт стажы – 41 ел. Аның фотосы 1986 елда район газетасында да дөнья күрә.

Өйләнешү темасына җиткәч, әңгәмәдәшләрем икесе дә көлемсерәп куйдылар. Алар йөреп өйләнешмәгәннәр икән, аларны димләгәннәр (ул вакытларда димләү еш күренеш була).

Ләкин шуңа да карамастан, Фәния апа белән Фатих абыйның бүгенге матур тормышларын, йөзләрендәге канәгатьлекне күреп, аларныбәхетле, тату гаилә дип курыкмый әйтергә була.

1965 елның март аенда җигүле атлар белән, чанага утырып, Фәния апа Фатих абыйларның йортына килен булып төшә. Яшь килен җиде ел Фатих абыйның урын өстендә яткан авыру әнисен тәрбияли. Яшьләрнең тормышлары үз җае белән алга бара, бергәләп бер кыз, ике малай тәрбияләп үстерәләр, бүгенге көндә 6 оныклары һәм 4 оныкчыклары бар.

Тырыш гаилә төп нигездә өр-яңа зур йорт җиткерә. Фәния апа белән Фатих абый икесе дә гомер буе туган җирдә намуслы хезмәт куялар, аларның фотосурәтләре һәрвакыт мактау тактасында була. Икесе дә хезмәт ветераннары, яхшы нәтиҗәләр күрсәткән өчен бирелгән бик күп грамота һәм дипломнары бар.

Күптән түгел Фәния апага 81 яшь тулган, Фатих абыйга, Алла боерса, ноябрь аенда 85 яшь тула. Фәния апа намаз укый, ураза тота. Икәүләп мәчеткә йөриләр.

“Исән-сау булып, һәр аткан таңга сөенеп, балаларның хөрмәтен тоеп, алардан яхшы хәбәрләр ишетеп яшәү – безнең өчен зур бәхет”, – диләр Асыловлар.

Эльвира Әхмәтҗанова,
Татар Томбарлысы авылы

Фото: Эльвира Әхмәтҗанова, шәхси архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев