Баулы районында — Әбиләр Сабан туе
Татар Томбарлысы авылында районның башка бер җирлегендә дә үткәрелми торган Әбиләр Сабан туе узды.
Алтмыш елга якын тарихы булган бу бәйрәмне район Сабан туеннан соң бер атна узгач, матур табигать кочагында бәйрәм итәләр.
Сабан туена керү юлында күчмә авыл музее урын алган иде. Үзенчәлекле фотозона ролен дә үти ул. Хәер, биредәге һәр агач, үлән — үзе фотозона. Ботаклары җиргә тиеп торган каенның төбе – сәхнә, ә каршыдагы каеннарның күләгәсе тамашачылар урыны булды. Томбарлы әби-бабайлары бәйрәмне рәхәтләнеп җиргә утырып карадылар.
"Бу Сабан туе шунысы белән аеруча ошый: бөтен кеше бергә, концерт та аермачык булып күренеп тора", — ди 85 яшьлек Сәрия Шәмсетдинова.
Чыннан да, бу каеннар күләгәсе бөтен томбарлыларны бергә туплый һәм Әбиләр Сабан туе, гаилә бәйрәме кебек, үзгә бер җылы мохиттә уза.
"Мин Әбиләр Сабан туена беренче тапкыр килдем, — дип сөйләде Баулы мәдәният йорты баянчысы Зәйтүн Муллаянов. — Бәйрәм мине искиткеч матур табигать кочагында узуы белән җәлеп итте. Ботаклары җиргә тиеп торган менә бу каен миңа Сабан туеның хуҗасы кебек тоелды. Монда бөтен кеше ихлас, бердәм. Әбиләр Сабан туеның тәмен, энергетикасын белү өчен, менә шул каен төбенә килеп, Сабан туен карарга кирәк. Яшь буынга үрнәк күрсәтеп, шундый бәйрәм үткәрүләре өчен, бик сөендем бүген".
Авыл халкын район җитәкчелеге исеменнән Баулы районы башлыгы урынбасары Ринат Хәмидуллин котлады һәм Татар Томбарлысы авылының "Хәтирә" фольклор ансамбленә йөргән үзешчәннәргә — ветераннарга район мәдәният бүлегенең Рәхмәт хатларын тапшырды.
Бүләкләнүчеләр арасында баянчы Рәис Галимҗанов та бар.
"Безнең Әбиләр Сабан туе төп Сабан туена караганда күңеллерәк тә үтә әле. Бик көтеп алабыз аны. Быел менә концертта гаиләбез белән чыгыш ясыйбыз", — ди ул.
Рәис абыйның Надым шәһәрендә яши торган улы, баулыларга баянчы һәм җырчы буларак таныш Илфат Галимҗанов быел Әбиләр Сабан туена кайткан. Уллары белән гаилә ансамбле оештырганнар, якташларына матур чыгышлар бүләк иттеләр.
"Әбиләр Сабан туе бөтен республикада безнең авылда гына үтә бугай, — ди Илфат Галимҗанов. — Бу бәйрәм туганнар, авылдашлар белән күрешү өчен бик шәп чара. Быел да бик күңелле үтә, оештыручыларга рәхмәт".
"Без балаларыбызга халкыбызның, Баулы төбәгенең традицияләрен күрсәтергә тырышабыз. Быел менә бергәләп чыгышлар да әзерләп кайттык", — дип сөйләде Илфатның тормыш иптәше Наталья Галимҗанова.
Тамашачылар җирле үзешчән артистлар, Татар Томбарлысы балаларының “Төнбоек” бию коллективы (җитәкчесе – Динара Арсланова), Баулыдан килгән җырчылар, иҗади коллективлар – “Умырзая” ансамбле (җитәкчесе Фәнүзә Айдагулова), Йолдыз Шакирова җитәкчелегендәге “Асылъяр” ансамбле чыгышларын тамаша кылдылар, аларга кушылып биеделәр. 90 яшьлек Гамир Юзаев Әбиләр Сабан туен нәкъ менә биер өчен көтеп ала. Ул әле кадак кагу уенында да җиңде.
Бәйрәмдә "Ак калфак" татар хатын-кызлары оешмасы вәкилләре дә чыгыш ясады.
"Әбиләр Сабан туенда катнашуны үзебезнең район планына да керткән идек, — ди оешманың җирле бүлекчәсе җитәкчесе Римма Яруллина. — Шулкадәрле күңелле бәйрәм. Әбиләр Сабан туе дисәләр дә, бөтен авыл, район җыелган бит монда".
Бәйрәм җыр-биюләргә, төрле уеннар һәм конкурсларга бай булды. Әби-бабайлар рәхәтләнеп уеннарда катнаштылар. Көянтә-чиләк белән су ташу ярышында мәйданны бии-бии әйләнеп чыктылар, ә чаңгы ярышында, бүрекләр-туннар киеп, чаңгы шудылар, атта чаптылар. Әлбәттә, чын түгел, уенчык атларда.
Заманында район Сабан туена бара алмаганнарның күңелләрен күтәрү максаты белән оештырылган бу игелекле чара әле дә булса үз рухын югалтмый. Аңа ниндидер бер җылылык, ихласлык хас. Бәйрәмне үткәрүгә тумышы белән Татар Томбарлысыннан булган эшмәкәр Азат Сафин финанс ярдәме күрсәткән.
Бәйрәмне оештырган авыл мәдәният йорты һәм китапханәсе хезмәткәрләре Айгөл Нәүрүзбаева белән Эльвира Әхмәтҗанова аны бик тә күңелле итеп, үзгә бер җылылык белән үткәрделәр.
Фото автордан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев