Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Баулы районы укучылары төрле халыклар мәдәнияте белән таныша

2026 ел Россиядә «Россия халыклары бердәмлеге елы» дип игълан ителде. Шул уңайдан Татар Томбарлысы китапханәчесе Эльвира Әхмәтҗанова бай эчтәлекле тематик күргәзмә ясаган һәм аның белән укучыларны таныштырган.

Татар Томбарлысы китапханәчесе Эльвира Әхмәтҗанова җирле мәктәпнең башлангыч сыйныф укучылары өчен "Без бергә" дип исемләнгән этнографик коллаж үткәргән. Мәдәни чара барышында китапханәче укучыларны Россиядә яшәүче халыклар, аларның тарихы, мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре белән таныштырган. Сүз уңаеннан, бу авылда да төрле халык вәкилләре дус-тату гомер итә.

Эльвира Әхмәтҗанова китапханә кунаклары өчен серле сандык та әзерләгән. Балалар аның эчендәге әдәби сорауларга җавап биргәннәр, төрле биремнәр үтәгәннәр.

Китапханәче әйтүенчә, укучылар татар халкының – "Түбәтәй", Йөзек салыш", башкорт халкының – "Күз бәйләш", рус халкының "Тычкан белән песи" уеннарын яратып яратып уйнаганнар.

Фото: Татар Томбарлысы китапханәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев