Баулы районы мәчетләрендә ифтар ашлары уза
Традициягә кергәнчә, изге Рамазан аенда Баулы һәм авыл җирлекләре мәчетләрендә тәравих намазлары укыла, күмәк ифтарлар үткәрелә. Салих авылының “Нәҗметдин” мәчетендә дә авыз ачу мәҗлесе узган.
Салих авылында күмәк ифтар ашлары менә инде ике ел “Нәҗметдин” мәчетендә үткәрелә. Быелгы авыз ачу мәҗлесе дә оешкан төстә узган. Ифтарга Баулы районы башлыгы Ильяс Гозәеров, Баулы районы башкарма комитеты җитәкчесе Данияр Бакиров, Салих авыл җирлеге башлыгы Илнур Хәйруллин һәм авыл халкы чакырылган.
Баулыдан килгән Фәнүр хәзрәт Шәмсетдинов вәгазьләр, Коръән аятьләре укыган, Рамазан аеның фазыйләтләре турында сөйләгән. Авыл халкын, кунакларны Ильяс Гозәеров, Илнур Хәйруллин сәламләгән.
Кояш батып, авыз ачканнан соң, ахшам намазы укыганнар. Аннары мул табын артында ифтар ашы үткәрелгән. Аны авыл ханымнары Гүзәл Сафиуллина, Тәслия Галиева, Ләйсәнә Таһирова, Гөлчәчәк Закирова, Зәлия Рәхмәтуллина, Миләүшә Шәймәрданова әзерләгән.
“Бәйрәм матур, оешкан төстә үтте, өстәлләр мул булды, ифтар бик яхшы узды”, – дип хәбәр итте Салих авылы китапханәчесе Ләйсәнә Таһирова.
Авыз ачу мәҗлесендә кырыктан артык кеше катнашкан. Күмәк ифтар Мәскәү өлкәсенең беренче вице-губернаторы Илдар Габдрахмановның иганә ярдәме белән оештырылган. Сүз уңаеннан, Салих авылы мәчетендә күмәк ифтарлар уздыруга гел ярдәм итеп торганы өчен, авыл халкы аңа бик рәхмәтле.
“Хөрмәтле авылдашлар, килгән кунаклар, читтә яшәүче авылдашлар һәм авылыбыз уртасында матур, якты, яңа мәчет салдырган Илдар Нурулла улына рәхмәтләребез барып ирешсә иде, – дип билгеләп узган авыл имамы Исмәгыйль хәзрәт Закиров. – Һәрбарчабызга да исәнлек-саулык, сәламәтлек, иминлек, мәрхәмәтлелек телим. Сугышлар тәмамлансын, солдатларыбыз исән-сау әйләнеп кайтып, гаиләләре белән тигез-матур гомер кичерсеннәр иде”.
Ифтарга килүчеләр тәравих намазы да укыганнар.
“Нәҗметдин” мәчетендә ифтар мәҗлесләре тагын оештырылачак.
Фото: Салих авылы мәчете
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев