Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Баулы районы юлларында аварияләр саны кимегән

2022 елгы нәтиҗәләр буенча, районда юл-транспорт һәлакәтләре саны кимегән, ә аварияләрдә үлүчеләр саны арткан.

Баулы районында юл хәрәкәте иминлеге профилактикасы буенча актив эш алып барыла, шулай ук юл хәрәкәте яшь инспекторлары хәрәкәте дә үсешкә ирешә. Узган елда белем бирү учреждениеләрендә һәм район юлларында Россия эчке эшләр министрлыгының Баулы районы бүлеге ЮХИДИ бүлекчәсе, Әлмәт шәһәренең “Юл хәрәкәте иминлеге”  дәүләт бюджет учреждениесе белән берлектә, балалар һәм өлкәннәр катнашында юлларда иминлек буенча төрле акцияләр үткәрделәр. Алар хакында районның массакүләм мәгълүмат чараларында язылды. “Баулы-информ” редакциясе “Юл ул – тормыш” дип исемләнгән телевизион проект башлап җибәрде. Аның кысаларында, яшь баулылар юл хәрәкәте билгеләре һәм аларның нәрсә аңлатуы турында сөйлиләр.

Россия эчке эшләр министрлыгының Баулы районы бүлеге мәгълүматына караганда, 2022 елда безнең районда юллардагы аварияләр саны, 2021 ел белән чагыштырганда, 12,5 процентка кимегән. Былтыр 21 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән булса, 2021 елда – 24. Машина йөртүчеләр гаебе белән булган аварияләр саны кимү (10 процентка) дә сизелә. Шулай ук җәяүлеләр (33,3 процентка), айнык булмаган шофёрлар (100 процентка) гаебе белән, балалар катнашындагы (75 процентка) аварияләр саны да кимегән.

Юл-транспорт һәлакәтләре саны кимесә дә, юллардагы аварияләр нәтиҗәсендә үлүчеләр саны арткан. 2021 елда Баулы районында аварияләрдә 6 кеше һәлак булган, ә 2022 елда – 8 кеше. Үлем очраклары машина йөртүчеләр һәм җәяүлеләр гаебе белән килеп чыккан. Райондагы юл-транспорт һәлакәтләрендә җәрәхәт алучылар да булган. 2022 елда аларның саны сизелерлек кимегән – 21 кеше. Ә 2021 елда аварияләрдә 29 кеше җәрәхәт алган булган.

Фото:татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев