Баулы районында балигъ булмаганнар эшләре тикшерелде
Кешеләр арасында килеп чыккан низагны йодрык белән хәл итү – җитди проблема. Мөнәсәбәтләрне мондый юл белән ачыклау җәрәхәт алуга, психологик киеренкелеккә, закон белән проблемаларга китерергә мөмкин. Шуңа күрә өлкәннәргә дә, балаларга да низаглы хәлләрне булдырмаска омтылу, аларны тыныч юл белән хәл итәргә өйрәнү бик мөһим.
Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукуларын яклау комиссиясе каршына иң элек Кызылъяр авылыннан килгән ата-ана басты. Алар бергәләп спиртлы эчемлекләр кулланганнар, алкоголь исереклеге хәлендәге ата-ана арасында низаг чыккан. Мөнәсәбәт ачыклау сугышуга барып җиткән. Болар барысы да кече яшьтәге бала каршында булган. Гаиләдә мондый хәлләр моңа кадәр дә күзәтелгән булган. Ата-ананы, социаль-имин булмаган гаилә рәвешендә, ведомствоара исәпкә куйганнар. Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукуларын яклау комиссиясе әгъзалары ата-ана белән әңгәмә үткәрделәр. Гаиләдә хәл уңай якка үзгәрмәсә һәм, ата-ана спиртлы эчемлекләр белән мавыгуын дәвам итеп, мондый хәлләр кабатланса, ата-ана хокукыннан мәхрүм итү турындагы документлар судка җибәреләчәк. Ата-ана яхшы якка үзгәрергә сүз бирде.
Комиссия караган икенче эш ике яшүсмер арасында килеп чыккан низаг, кыйнау белән бәйле. Үсмергә 16 яшь тулмаганлыктан, бу хәлгә ата-ана яки законлы опекуннар җаваплы һәм аны балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукуларын яклау комиссиясе карый. 16 яше тулган үсмерләргә, административ хокук бозган өчен, РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексының 6.1.1нче маддәсе буенча (“Кыйнау”), тулы административ җаваплылык каралган. Комиссия, егет һәм аның әтисе белән сөйләшкәннән соң, үсмер белән тиешле эшне оештырырга һәм аңа ул йөри торган секция тренерын җәмәгать тәрбиячесе итеп билгеләргә, дигән карарга килде. Егетнең тәртибе уңай якка үзгәрсә һәм мондый кыйнулар кабатланмаса, ярты елдан аны исәптән төшерергә мөмкиннәр. Егетнең җәй көне мәшгульлеген оештыру өчен, комиссия аңа палатка лагерена юллама тәкъдим итте.
Комиссия караган тагын бер эш яшүсмернең РФ гражданины паспортын югалтуы белән бәйле. Моңа җаваплылык РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексының 19.16нчы маддәсендә каралган (“Гражданинның шәхесен билгеләүче документны (паспортны) аңлы рәвештә бозу, яки, саксызлык күрсәтеп, гражданинның шәхесен билгеләүче документны (паспортны) югалту”). Балигъ булмаган яшүсмергә кисәтү белдерелде.
Тагын бер эш әни кешегә карата ачылган. Аның улы РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексының 12.7нче маддәсендә каралган хокук бозуны кылган. Яшүсмер, хокукы булмаган килеш, скутер белән идарә иткән. Скутер белән 16 яше тулган үсмерләр генә идарә итәргә хокуклы, ә бу егет андый яшькә җитмәгән. Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукуларын яклау комиссиясе бу егеткә карата моңа кадәр дә эш караган булган. Гаилә ведомствоара исәптә тора. Улы административ хокук бозган өчен, әни кеше административ җаваплылыкка тартылган.
Безнең райондагы балигъ булмаган йөртүчеләр белән бәйле хәл турында мәгълүмат алыр өчен, “Хезмәткә дан” хәбәрчесе Россия эчке эшләр министрлыгынң Баулы районы ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы вазифаларын вакытлыча башкаручы Азат Мөхәммәтшинга мөрәҗәгать итте.
– Агымдагы елда Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре Баулы районында ике балигъ булмаган яшүсмерне тоткарлады. Аларның берсе – автомобиль, икенчесе скутер белән идарә иткән, – дип сөйләде Азат Мөхәммәтшин. – 18 яшьләре тулмаган затларга карата ачылган административ материаллар балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукуларын яклау комиссиясенә җибәрелә. Балалары хокук бозган өчен, ата-аналары җавап тота. Аларга карата Россия Федерациясе Административ хокук бозулар турындагы кодексының 5.35нче маддәсе буенча эшләр ачыла. Бу маддә нигезендә, балигъ булмаганнарның ата-аналарына яки законлы вәкилләренә, баланы тәрбияләү, укыту, хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау буенча бурычларын үтәмәгәне яки тиешенчә үтәмәген өчен, административ җаваплылык каралган. Нәтиҗәдә, аларга кисәтү турында карар чыгарыла яки административ штраф салына.
Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукуларын яклау комиссиясе караган соңгы эш Исергәп авылыннан күп балалы анага кагылышлы иде. Ул моңа кадәр дә ведомствоара исәптә торган. Бу юлы комиссиягә авыл мәктәбеннән хәбәр килгән, чөнки балалар еш кына дәресләр калдырган. Әни кеше дәрес калдыруларны балаларының авырулары һәм укытучылар белән мөнәсәбәтләрнең бик үк яхшы булмавы белән бәйләп аңлатты. Гаиләне мәгариф бүлегенең ведомство контроленә алдылар, гаиләгә психолог белән эшләргә киңәш иттеләр.
Фото: татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев