Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Баулы районы авылларында Ватанны саклаучылар көненә чаралар үтте

Исергәп авылы мәдәният йортында китапханә белән берлектә “Ватанга хезмәт- зур хөрмәт! дип исемләнгән бәйге оештырылды. Анда озак еллар бергә гомер иткән алты гаилә пары чакырылды.

Гаиләләр ике командага бүленеп күңел ачтылар, зирәклектә, тапкырлыкта көч сынаштылар.

–Кунакларыбыздан егетләр һәм хатын-кызлар командасы ясадык. Алар табышмакларга җаваплар эзләделәр, викторина сорауларында тапкырлыкта ярыштылар, – дип сөйләде сәнгать җитәкчесе Рәзифә Хәкимова. – Рәсимә һәм Шәрифҗан Асылгәрәевләр гаиләсе бик матур итеп китап укырга өндәделәр. Уенның биреме шундый иде, бер китапны кулга алып, аны кешеләргә кызыклы итеп тәкъдим итә белү.

Чараны Исергәп авылында гомер итүче гармунчы, һәр бәйрәмнәрндә актив катнашучы Фәрит Хөснетдинов тагын да күңеллерәк итте. Шулай ук ветеран укытучы, җирле “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе Рүзилә Әбүзарова җырлар бүләк итте. Аның башкаруында бик күп борынгы көйләр яңгырады.

Бәйрәм чарасын оештыручылар сүзләренчә, очрашу бик җылы мохиттә үтеп, тәмле чәй табыны белән тәмамланган.

 

 

Фото: Рәзифә Хәкимова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев