Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Баулы районы авылларында митинглар узды

Кызылъяр авылының Бөек Ватан сугышында һәләк булганнар истәлегенә куелган обелиск янында Бөек Жиңүнең 80 еллыгына багышланган “Каһарманнар даны мәңгелек!” дип исемләнгән тантаналы митинг булды.

Тантаналы чараны Кызылъяр мәдәният йорты директоры Ленир Дәүләтшин бик тәэсирле итеп алып барды. Митингта тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары, авыл халкы, Фәнис Яруллин  исемендәге мәктәп укучылары һәм укытучылары катнашты. Аларны Баулы районы башкарма комитеты җитәкчесе Данияр Бакиров, Кызылъяр авыл җирлеге башлыгы Марсель Даутов, җирле ветераннар советы рәисе Серинә Вәлиева, авылның иң өлкән кешесе, 95 яшьлек Тәгъзим Миңнегәрәев, “Җәмигъ” мәчете исеменнән Альберт Карипов, махсус хәрби операциядән кайткан сугышчы котлады.

Чыгышлар Кызылъяр мәктәбе коллективы, мәдәният йорты хезмәткәрләре башкаруындагы җырлар белән үрелеп барды. Һәр чыгыш дулкынландыргыч булды, чараның музыкаль бизәлеше дә бәйрәмгә килүчеләрнең кәефенә тәэсир итми калмады. Сугыш темасына җырлар яңгыраганда, чыгышлар вакытында сугыш чоры балаларының күңелләре тулды, күзләре яшьләнде.

“Еллар бер-бер артлы үтә тора, дөньяга яңа буыннар килә. Ләкин канкойгыч сугышлар турында онытырга беребезнең дә хакы юк. 4 ел буе халкыбыз тудырган батырлыклар 80 ел гына түгел, 100 ел буена да онытылырлык түгел, – дип билгеләп үтте Серинә Вәлиева. –  Бер кайтмасак, бер кайтырбыз дип, авылыбызның типсә тимер өзәрдәй 600гә якын ир-егете яу кырына китеп барган. Шуларның яртысыннан күбрәге туган туфрагын күрү бәхетенә ирешә алмаган. Туган җирләре өчен башларын салган батырларны бүген искә алуыбыз аларга дога булып барып ирешсә иде”. 

Сугышта һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алдылар, алар истәлегенә куелган обелискка венок һәм чәчәкләр куйдылар.

Бөек Ватан сугышы тәмамланганга 80 ел узса да, ул вакыйгалар халык хәтереннән мәңгегә җуелмаячак. Чөнки сугыш җиле кагылмаган гаилә юктыр ул. Митингка килүчеләр дә үз геройларын – сугышта катнашкан якыннарын – искә алды бу көнне.

“Кемнәрдер сөенгән, кемнәрдер елаган инде Җиңү хәбәрен ишеткәч. Әтиләре сугыштан кайтмаган ятимнәр, күңелләре тулып, елаган. 9 май менә шундый көн булган бит ул, – дип уртаклашты Зәйтүн Гәрәев. – Безнең әти, сугышның башыннан азагына кадәр булган. Җиңүне Берлинда каршы алган һәм шунда акбур белән, Исергәп авылыннан Гәрәев Сөләйман, дип язып куйган. Җиңү хәбәрен ишеткәч, шулкадәрле нык сөенгәннәр алар. Аллага шөкер, исән-сау кайтып, 1997 елга кадәр яшәде әтиебез. Бик күп медальләре, Кызыл Йолдыз ордены, Ватан сугышы ордены бар иде, хәзер аларны энем гаиләсе төп өйдә кадерләп саклый”. 

Тәгъзим Миңнегәрәев күңелендә дә хатирәләр уятты бу очрашу.

“8 яшьтән эшли башладым колхозда. Әле дә истә: башак җыярга Исергәпкә кадәр бара идек, аны кайткач уабыз.... Күпне күрдек инде. Хәзер гел әйтәм: рәхәткә чыккач кына картайдык шул”, – ди ул.

Очрашу бәйрәм табыны артында тәмамланды. Бөек Җиңү көне уңаеннан шулай игътибар күрсәтелүенә тыл хезмәтчәннәре һәм сугыш чоры балаларының күңелләре булды.

“Шулкадәрле шәп булды митинг, бала чагым, яшьлек елларым искә төште, күзләремә яшьләр килде, – ди 94 яшьлек Вәскыя Минәҗева. – Безне шулай кадерләгәннәре өчен, бик зур рәхмәт. Бүләкләрне өйгә китереп тә биргәннәр иде. Инде менә табынга чакырдылар”. 

Башка бер дә сугыш афәтләрен күрергә язмасын, илдә тынычлык булсын, дигән теләктә таралдылар кызылъярлар. 

Фото: Ләйсән Сәетгәрәева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев