Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулы районы авыллары гуманитар ярдәмдә актив катнаша

Баулылар махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләргә гуманитар ярдәм күрсәтү чараларын дәвам итәләр. Хәрбиләргә ярдәмгә авыл җирендә яшәүчеләр дә теләп кушыла.

Махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләргә гуманитар ярдәм күрсәтү чараларында Исергәп авылында яшәүчеләр дә актив катнашалар, кулларыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырышалар. Шушы көннәрдә авыл халкы үзенең бердәм булуын тагын күрсәтте. Санаулы көннәр эчендә озатылачак гуманитар ярдәмгә тагын үз өлешләрен керттеләр.

– Егетләргә кирәкле әйберләр исемлеге билгеле. Шул исемлек буенча кирәк булган ярдәмне китерергә тырыша инде авылдашлар, – дип мәгълүмат бирде Сәлия Мәҗитова. – Әлеге исемлек авылдашларга җиткерелде, халык нәрсәләр кирәк икәнен яхшы белә.

Ярдәмне оештыручылар сүзләренчә, ярдәмнән мәктәп укучылары, балалар бакчалары нәниләре дә читтә калмый. Алар хатлар язып изге теләкләрен җиткерәләр, рәсемнәр ясап тапшыралар.

Фото: Сәлия Мәҗитова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев