Баулы яңалыклары

"Хезмәткә дан" газетасы - Баулы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Баулы районы авыл җирлеге башлыгы башкаларга үрнәк

Авыл җирлегенең уңышларга ирешеп, замана белән бергә атлавы, анда яшәүче кешеләр өчен уңайлыклар тудыра. Һәр башкарылган эш артында ныклы адымнар белән атлаучы, тәвәккәл җитәкче тора. Әгәр дә ул хатын-кыз да булса, хөрмәт һәм соклану тагын да арта. Бүгенге язмабыз герое Томбарлы авылы җирлеге башлыгы Айгөл Минәҗева хакында.

Татар халкында “Тәвәккәл – таш яра” дигән әйтем юкка гына барлыкка килмәгән. Аны Айгөл кебек кешеләргә атап әйтәләр. Тәвәккәл, туры сүзле, әйткән сүзен вакытында үтәүче, көчле рухлы җитәкче бүгенге көндә өч авыл – Татар Томбарлысы, Шәмәй, Миңнеголны берләштергән Томбарлы авыл җирлеген җитәкли.

Авылларда эш бетми

Татар Томбарлысы авылында туып-үскән Айгөл Мөхәммәт кызы мәктәпне уңышлы гына тәмамлап, сатучы-хисапчы, соңрак икътисадчы һөнәрен ала. Туган авылының “Берлек” җәмгыятенә үлчәүче булып эшкә урнаша, соңрак куркынычсызлык буенча инженер булып эшли. Язмыш җилләре белән Баулыга килә, кибетче булып эшли башлый.

– Әдибә Мөдәррисовнаның авыл җирлеге башлыгы булып эшләгән чагы иде, ул мине кире авылга эшкә чакырды. Мин болай да авылга тартылган кеше, шуңа да чакыру белән кире кайттым һәм авыл җирлегендә сәркатип булып эшли башладым, – дип сөйләде Айгөл Минәҗева. – Аннары Эльвир Илдус улы Ямалетдинов белән эшләргә туры килде. Ул да гадел, сабыр, акыллы җитәкче булды. Аның белән аңлашып эшләдек. Шулай итеп, 2013 елдан 2023 елга кадәр авыл җирлегендә сәркатип вазыйфасын үтәдем. Эшемне яратып, аңлап башкардым, шул ук вакытта авыл җирлеге башлыгы булып эшләүнең барлык авырлыкларын да аңлап бетердем. Ә 2023 елдан җитәкчебез бу вазыйфадан китте һәм аның урынына мине билгеләп куйдылар. Дөрес, барлык эшләр дә шома гына бармый, төрле вакытлар була, шулай да миңа халык белән бергә эшләү, халык өчен эшләү ошый.

Авыл җирлеге – ул бер зур хуҗалык. Аның да төзәтәсе, яңартасы, чистартасы урыннары күп. Аның өстенә шәхси сораулар, дәүләт таләпләре дә килеп өстәлә.

– Авыл җирегенә караган өч авылда да – Татар Томбарлысы, Миннегол, Шәмәйдә дә эшләрне бер үк төрле итеп башкарырга тырышабыз, – ди җитәкче. – Бүгенге көндә Татар Томбарлысы авылында  650 кеше, Шәмәйдә 56, ә Миңнеголда 22 кеше яши. Һәр өч авылда да төзекләндерү эшләре күп, чистарту, яшелләндерү эшләре бара. Фасылына карап ел әйләнәсе өмәләр уза, кардан чистарту, үләннәрне чабып җыештыру кебек эшләр көндәлеккә әверелгән. Шулай ук урамнардагы яктырткыч – баганадагы утлар, су юллары буенча да эш табылып кына тора. Аларны вакытында эшләп кую зарур.

 

 Үзара салым

2013 елдан башлап үзара салым җыю-җыймау турындагы карар референдумнар һәм җыеннар аша хәл ителеп килә. Татарстан, шул исәптән Баулы районы да мондый мөмкинлектән актив файдалана. Үзара салым программасы һәм дәүләт тарафыннан финансланган акча юлларны, күперләрне, чишмәләрне ремонтлауга, һәйкәлләрне реконструкцияләүгә һәм авыл җирлегенең башка ихтыяҗларына тотыла.

– Үзара салым хакында халык баштагы елларда бик аңлап та бетермәде, без кирәкле сумманы җыя алмый идек, – дип сөйли Айгөл Минәҗева. – Хәзер халык аңлап алды, чөнки ул биргән акчалар дәүләт тарафыннан субсидияләнеп кире үзебезнең җирлеккә кайта бит. Быел Татар Томбарлысы авылыннан 100 меңнән артык акча җыюга ирештек. Ел саен үзара салым акчаларына башкарылган эшләр халыкның күз алдында. Аның ярдәмендә без өч авылда да зиратларны яңартуга ирештек, вак таш салып юллар төзекләндерелде, чокырлар тигезләнде. Әлеге программа нигезендә республиканың күп кенә авыллары яңара, үз төсен җуймыйча яшәргә мөмкинлек бирә.

Җитәкче сүзләренчә, соңгы елларда үзара салымга авылдан инде күптән чыгып киткән кешеләр дә катнашырга тырыша.

– Хәзер бит телефоннар бар, уңайлы. Авылларның һәрберсенең аерым аралашу чатлары бар. Шунда язабыз һәм кешеләр үз теләкләре белән өлешләрен кертәләр, – ди Айгөл Мөхәммәт кызы. – Авылларыбыз төзек, матур булса, үзебезгә дә күңелле. Авыллар – безнең халыкның йөзе бит ул.

 

Дәүләт программалары – уңышка юл ача

Соңгы елларда Татарстан республикасында дистәләгән дәүләт программалары уңышлы эшли. Баулы районы алардан да уңышлы файдалана.

– Дәүләт программаларының яңарып, өстәлеп эшләп торуы, әлбәттә, зур этәргеч дияр идем, – дип сөйли авыл башлыгы. – Иң беренче әйтәсем килә, “Чиста су” программасы аша зур эшләр эшләнде. Алар арасында мин бу вазыйфага килгәнче үк тә башкарылганнары бар. Иң мөһиме – авылларда су юллары яңартылды, Миңнегол авылында вак таш белән юлларны күтәртеп, тигезләүгә ирештек, урам яктырткычларын заманча итеп эшләттек. “Елга ярларын чистарту” программасы да безнең өчен чын табыш булды.

Томбарлы авыл җирлеге 2024 елда “Иң төзек авыл җирлеге” республика бәйгесендә катнашып 1 дәрәҗә дипломга лаек була.

– Җиңүдән кергән грант акчасы 365 мең сум тәшкил итте. Киңәшләшеп, ул акчаларга без Сабантуй уздырыла торган җиргә ут үткәрдек, ике корылма шатер алдык, көйләнә торган күчмә бәдрәфләр алдык. Чөнки халык җыелган урында бәдрәфләр кую да мөһим әйбер.

Узган 2025 елда республика грантлар конкурсында җиңүче өч авыл җирлеге трактор алуга ирешкән иде. Алар арасында Томбарлы авыл җирлеге дә бар иде. Авыл җирлекләренә грантлар бирү конкурсын ел саен «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясе үткәрә.

– Авыл җирлегендә техника ел әйләнәсе кирәк. Ул тракторга без кар этә торган көрәк, урамнардагы үләнне чабу өчен чапкыч җайланмалар алдык, – ди Айгөл Минәҗева. – Тракторны авылдашыбыз Илмир Мәрданшин йөртә. Егетебез бик җаваплы.

 

Күмәк көч – тау күчерә

Авыл җирлегендә башкарылган эш, әлбәттә, күмәк рәвештә башкарыла. Авыл советы, мәдәният йорты, авыл китапханәсе, балалар бакчасы, мәктәп коллективлары белән дус һәм тату итеп, аңлашып эшлиләр. Әлеге көчле командага “Берлек” җәмгыяте дә һәрвакыт ярдәмгә килә.

– “Берлек” җәмгыяте – иң зур таянычыбыз. Баштагы елларда Зөфәр Кәшфетдин улы Җәләев белән аңлашып эшләгән булсак, бүгенге көндә Илнур Сафуан улы Хаҗиев белән уртак тел табып, халык мәнфәгатьләрен яклап, авылыбызның бүгенгесен, киләчәген уйлап алга барырга тырышабыз, – ди Айгөл Минәҗева. – Шулай ук авылыбыз мәчете дә замана белән бергә атларга тырыша. Узган ел өлешчә төзекләндерү уздырдык. Ул эшкә дә читтәге иганәчеләребез һәм авылда яшәүче халык ярдәм итте. Мәчет ачылганнан бирле аның ишекләре ябылып тормый.

Җитәкче сүзләренчә, авыл җирлекләрендә халык белән эшләү – үзе бер сәнгать, көч таләп итә.

– Әлбәттә, барысы да шома гына бармый, авырлыклар да, борчулар да булып тора, – ди Айгөл Мөхәммәт кызы. – Соңгы берничә елда махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезгә, хәрбиләргә гуманитар ярдәм җыю да бердәм көч белән башкарылып килә. Авыл халкы чын күңелдән үз өлешен кертә, кулыннан килгәнчә, ярдәм итәргә тырышалар. Иң борчыганы – авылның “картаюы”, хуҗалыкларда мал саны кимүе һәм ниндидер эшләр башкару өчен финанс булмавы. Шуңа карамастан, бүгенге көндә дәүләт программаларын белеп, уңышлы һәм вакытында куллану да авыл җирлекләренә ярдәм. Ә иң мөһиме – халыкның бердәм, дус, көчле булуы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев