Баулы прокуратурасы хәбәр итә
Чит милекне урлаган баулыларга суд булган.
Баулы шәһәр прокуратурасы 27 һәм 29 яшьлек хатын-кызларга карата кузгатылган җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплаган.
Суд аларны РФ Җинаятьләр кодексының 160нчы маддәсе 2нче өлешендә каралган җинаятьне (гаепле кешегә ышанып тапшырылган чит милекне урлау. Алдан килешеп, төркем белән кылынган җинаять) кылуда гаепле дип тапкан.
Суд барышында ачыкланганча, гаепләнүчеләр 2020 елның декабреннән 2021 елның маена кадәр, “Татарстан почтасы” УФСП Бөгелмә районара почтамп хезмәткәрләре булып эшләгәндә, алдан килешеп, үзләренә ышанып тапшырылган 119869 сумлык милеккә хуҗа булганнар.
Гаепләнүчеләр суд утырышы барышында гаепләрен таныганнар, үкенүләрен белдергәннәр.
Суд карары белән, аларның һәрберсенә 1 ел 6 ай шартлы рәвештә иректән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләнгән (сынау срогы – 1 ел).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев