"Баулы Пельмень FEST" фестиваленнән фоторепортаж
20 март көнне Покров-Урыстамак авыл мәдәният йортында "Баулы Пельмень FEST" дип исемләнгән район фестивале узды. Анда районның милли-мәдәни үзәкләре командалары катнашты.
Командалар кул иттарткычын җыюда, пилмән өчен камыр әзерләүдә, шулай ук төрле формадагы пилмән ясауда ярыштылар, ә "пилмән күп булмый" конкурсында командалар билгеле бер вакыт аралыгында пилмән ясады.
Жюри камырның сыйфатын, ит эчлегенең тәмен һәм пилмән формасын бәяләде. Чара командалар вәкилләренең музыкаль номерлары, балалар өчен уеннар, табышмаклар белән үрелеп барды.
Барлык катнашучылар дипломнар һәм бүләкләр белән бүләкләнделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев