Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Баулы нәниләре пешекчеләр көнен билгеләп үттеләр

Бүген –Халыкара пешекчеләр, аш-су осталары көне билгеләп үтелә. Балалар бакчасына йөрүче кечкенә нәниләр дә тәмле ашларны кем һәм кайда әзерләнгәнен яхшы беләләр. Бүген Баулының җиденче санлы “Колокольчик” балалар бакчасы нәниләре аш-су пешерү бүлегендә булып, пешекче апаларын котладылар, аларга багышлап рәсемнәр ясадылар.

Балалар бакчасы тәрбиясече Фәния Усманова төркеменә йөрүче балаларның һәр көне кызыклы һәм файдалы үтә. Бүген аларга Халыкара пешекчеләр, аш-су осталары көне уңаеннан мәгълүмат сәгате үткәрелде. Кечкенә малайлар һәм кызлар аш-су пешерү кирәк-яракларын, кухня бүлмәсендә булган җиһазларны һәм тәмле итеп пешкән ризык рәсемнәрен ясап карадылар. Нәниләргә шулай ук аш-су бүлмәсендә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре хакында да тәфсилләп сөйләделәр.
Фото: “Колокольчик” балалар бакчасы


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев