Баулы Кыш бабае Исергәптә яшь көрәшчеләрне бүләкләде
Исергәп авылы мәктәбенең спорт залында Кыш бабай бүләгенә милли көрәш буенча район турниры оештырылды. Анда Исергәп, Кызылъяр, Александровка, Татар Томбарлысы авыллары һәм Баулы шәһәре командаларыннан 45 бала катнашты.
Көрәш турниры тантаналы төстә ачылды. Яшь спортчыларны милли көрәш остасы Вил Усманов, район Башкарма комитеты җитәкчесе Данияр Бакиров, Исергәп авыл җирлеге башлыгы Айдар Әһлиуллин һәм озак еллар балаларны көрәш серләренә өйрәткән спорт остасы Илмир Сабиров сәламләделәр.
Келәмгә иң беренче кечкенә көрәшчеләр чыкты. Алар арасында ун яшьлек Нурислам Тимаев та бар. Нурислам кечкенәдән үк көрәш келәмендә. Соңгы елларда бигрәк тә сынатмаска тырыша, чөнки әтисе Илвир Тимаев Исергәп мәктәбендә көрәш буенча секция ачкан. Авыл балаларын милли көрәш серләренә өйрәтә.
- Көрәш турнирларын калдырмыйча катнашырга тырышам. Көрәшне бик яратам, - ди ул. - Сабантуйларында уйнап кына көрәшә башлаган идем, чын- чынлап мавыгып киттем.
14 яшьлек Аяз Хәкимов та үз яшьтәшләре арасында яхшы нәтиҗәләр күрсәтә.
- Авылда көрәш буенча тренировкалар башлангач, сөенеп йөри башладым, -ди ул. - Көрәш чыныктыра. Бүген көндәшләр көчле, әзерлекле. Шулай да тырышырга кирәк.
Әйе, егетләр чынлап та матур, үрнәкле көрәштә сынатмадылар. Берничә сәгать барган алышларда Нурислам үз яшьтәшләре арасында беренче урын алды, ә Аяз икенче урынны яулады.
- Мондый ярышлар көрәшне үстерүгә этәргеч,- ди Вил Усманов. - Авылларда көрәшеп чыныккан яшьләр киләчәктә район данын яклар.
Турнир нәтиҗәләре буенча командалар арасында 1 урынны Кызылъяр , 2 урынны Исергәп, 3 урынны Баулы командалары алды.
Турнирның абсолют батырын жирәбә ярдәмендә билгеләделәр, бәхет Азамат Газымовка елмайды, төп бүләк аңа булды.
Турнирда катнашкан һәр көрәшче Кыш бабай бүләгенә ия булды.
Фото: Эльвир Тимаев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев