Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Баулы кырларында чәчү үсемлекләрне тукландыру эше белән үрелеп бара

Басу-кырларда язгы кыр эшләренең кызган мәле. Район башлыгы Рамил Гатиятуллин районда булган барлык эре хуҗалыкларның кыр эшләре барышы белән танышты. Район буенча 36 мең гектар мәйданда чәчәсе бар, ул көн саен якынча 1,5 мең гектар мәйданда башкарыла.

Район башлыгының кырлар буенча эшлекле сәфәре “Кызылъяр” хуҗалыгыннан башланды һәм “Берлек”, “Бакиров”, “Миннуллин”, “Николашкино” хуҗалыклары белән дәвам итте. Рамил Гатиятуллин хуҗалык җитәкчеләре, кырда эшләүчеләр белән аралашты. Ул чәчү эшләрен оештыру гына түгел, эшчеләрнең хезмәт хаклары, кайнар аш белән тәэмин ителешкә кагылган сораулар белән дә кызыксынды.

“Исламгалиевләр” хуҗалыгында быел, яңа алым кулланып, бөртекле культураларны тукландыра башлаганнар. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең производство-маркетинг бүлеге начальнигы Наил Галиуллин сүзләренчә, аммиаклы карбамид катнашмасын сыек хәлдә куллану бик отышлы алым.

– Әлеге катнашма үсемлекләрнең берничә үсү фазасына җитә, – дип аңлатты ул. – Чөнки үсемлекләр составында өч төрле матдә булган ашлама белән тукландырыла. Беренче ун көнлектә нитрат үтеп керә, аннары икенче ун көнлектә аммиаклы катнашма һәм соңгысы – амидлы кушылма. Мондый алымны беренчеләрдән булып “Исламгалиевләр” кулланып карарга булды. Алар әлеге сыекчаны кырларга кертү өчен үзләре махсус техника ясадылар.

Һәрвакыт яңа технологияләрне үз кырларында сынап караган, башкаларга матур һәм бай тәҗрибә күрсәткән Вахит Исламгалиевне район башлыгы да хуплады.

Индира СӘЙФУЛЛИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев