Баулы коллективы күрше төбәктә бәйгедә катнашкан
Баулының Йолдыз Шакирова җитәкчелегендәге “Асылъяр” вокаль ансамбле Башкортстанда “Җырлыйк әле” төбәкара фестиваль-бәйгесендә катнашып кайткан. Бәйгегә 22 коллектив, 700гә якын кеше килгән.
Үзешчән фольклор ансамбльләрнең “Җырлыйк әле” дип аталган төбәкара фестиваль-бәйгесе Башкортстанның Туймазы районы Төмәнәк авылында “Бабай утары” этнографик музей биләмәсендә үткәрелгән. Бу чара, телебезне, гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны өйрәнү, саклау һәм киләсе буынга тапшыру максатыннан, инде алтынчы ел оештырыла. Узган елдан башлап, әлеге фестивальдә, Башкортстандагы коллективлардан тыш, күрше төбәкләрнең үзешчән ансамбльләре дә катнаша. Быел исә Татарстан, Марий-Эл республикаларыннан, Казахстаннан кунаклар килгән, шул исәптән Баулыдан Йолдыз Шакирова җитәкчелегендәге “Асылъяр” вокаль ансамбле дә.
Катнашучыларның һәммәсе дә татар халкының милли йолалары, гореф-гадәтләрен чагылдыручы эчтәлекле тамаша тәкъдим иткән. Кунакларга “Сөмбелә бәйрәме”, “Кич утыру”, “Исем кушу”, “Сарыкчылык”, “Карга боткасы”, “Сабантуй” һәм башка йолаларны күрү бәхете елмайган. Баулылар бу бәйгедә беренче тапкыр катнашканнар. “Асылъяр” вокаль ансамбле матур гына чыгыш ясап кайткан. Бу коллектив – Баулы мәдәният йортында эшләүче клуб оешмасы, аның составындагы ханымнар – “Ак калфак”лылар.
“Фестивальне Башкортстанның “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы оештырды. Проект җитәкчесе – Башкортстан төбәк татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Люция Вафина, – дип сөйләде “Ак калфак” оешмасының Баулы җирле бүлекчәсе рәисе, “Асылъяр” вокаль ансамбленә йөрүче Римма Яруллина. – Фольклор фестивальдә бик матур чыгышларны карап, үзебезгә үрнәк алырлык, киләчәктә иҗатыбызда кулланырлык алымнарны да күреп кайттык. Йөргән таш шомара диләр бит. Аллага шөкер, безне төрле чараларга чакырып торалар”.
Ике көн дәвамында фестиваль уздырылган мәйданга 700дән артык кеше килгән. Коллективлар арасыннан Гран-при һәм урыннар ияләре билгеләнгән. “Асылъяр” вокаль ансамбле, бу фестивальдән мактау сүзләре ишетеп, диплом алып кайткан.
“Безгә теләктәшлек күрсәтеп, финанс ягыннан да, автобус белән дә тәэмин итеп, фестиваль-бәйгегә барырга мөмкинлек тудырган өчен, Баулы “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы исеменнән җитәкчеләргә зур рәхмәт белдерәм. Муса Җәлил исемендәге мәдәният йорты директоры Ләйлә Сәйфуллина белән район мәдәният йорты директоры Лилия Мифтахетдинова
“Ак калфак” оешмасы башлангычы белән оештырылган чараларга һәрвакыт ярдәм итәргә әзерләр”, – ди Римма Яруллина.
Фото: Римма Яруллина шәхси архивы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев