Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Баулы юбиляры: “26 балам бар”

Мортаза авылында яшәүче хезмәт ветераны Рәйфә Идиатуллинага 90 яшь тулды. Ул олуг юбилеен балалары, оныклары һәм оныкчыклары кадер-хөрмәтендә билгеләп үтте. Юбилярны Кырымсарай авыл җирлеге башлыгы Дамир Шакирҗанов, авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты вәкилләре дә котлады.

Нурлы йөзле, җиңел сөякле Рәйфә апага һич кенә дә 90 яшь бирерлек түгел: йөгереп тора, кунакларны да ишек төбеннән үк колач җәеп каршы алды. Хәтере яхшы, зиһене ачык, тормыш юлында булган байтак кына вакыйгаларны хәтерендә яңартты.

1936 елның 1 гыйнварында Үзбәкстанның Андижан шәһәрендә туган ул. Әти-әнисе Татарстанның Бәкер авылыннан булган. Кызга өч яшь чакта гаилә туган якларына кайтып төпләнгән.

“1941 елда сугыш башлангач, беренче көнне үк әтине фронтка алып киткәннәр, 1942 елда хәбәрсез югалган. Әниебез 38 яшендә өч бала белән тол калган”, – дип искә алды Рәйфә апа.

Кечкенәдән кул арасына кереп үскән кыз. 9 яшеннән җәйләрен колхозның каз көтүен көткән. Ә 7нче класстан соң мәктәптә җыештыручы булып эшли башлаган. Өч елдан сыер савуга кергән. Әтисез үссәләр дә, тормышлары заманына күрә ярыйсы гына булган. 

“Ачлык күрмәдек, мал-туарсыз тормадык. Сыерыбыз бар иде, өч сарыктан да ким асрамадык. Әле атлар алып суйдык, шундый рәхәт яшәдек. Инәебез дә, әбиебез дә тырыш булды”, – ди Рәйфә апа. 

 

1959 елда кыз Мортаза егете Зәкәриягә кияүгә чыккан. Аны мактап туя алмый. 

“Тату тордык. 26 ел бианам белән яшәдем. Шундый тыныч, матур тордык, – ди Рәйфә апа. – Иптәшем алтын куллы кеше, балта остасы иде. Бөтен кешегә өй салды бит ул, шундый уңган иде. Үзебезгә дә ике өй салдык. Әле шундый чаклар булды: бервакыт 29 төп каенны ектык әтисе белән, турадык метрларга. Кайттык, әти ашап-эчеп калды әле, мин киттем 25 сыерны саварга. Ул чакларым хәзер кая микән димен”. 

Рәйфә Төхбәтулла кызы гомер буе актив тормыш рәвеше белән яшәгән. Үзешчән сәнгатьтә катнашкан, җыр-биюгә оста булган (сүз уңаеннан, юбилее көнне дә җырлап күрсәтте). Кул эшләренә оста булган, әле дә җеп җегерли икән. 30 елга якын “Панаринский” совхозында сыер савучы булып эшләп, пенсиягә чыккан, “Хезмәт ветераны” мактаулы исеменә лаек булган.

“12 мәртәбә слётка бардым, санатарияләргә җибәрделәр, рәхмәт. Эшләгән кешене күрә белделәр совхозда”, – ди ул. 

Рәйфә Идиатуллина тормыш иптәше Зәкәрия белән 40 елдан артык дус-тату гомер иткәннәр, биш бала үстергәннәр. Гаилә башлыгы хәзер мәрхүм, 65 яшендә вафат булган.

Юбиляр бүгенге көндә олы кызы Равия Сәхәбиева белән яши, бәхетле картлык кичерә. 11 оныгы, 10 оныкчыгы бар аның. Оныклары җәйге ялларын гел авылда үткәргәннәр. Җор телле Рәйфә апа, шаяртып, 26 балам бар, ди.

“Шулхәтле рәхәт әле, чирләмәскә генә кирәк. Балаларым әйбәт, Аллага шөкер,  сөбханалла”, – дип, дога укып, тормышка сөенеп яши ул.

Якыннары аны олуг гомер бәйрәмендә бүләкләр, чәчәкләр белән сөендерделәр, изге теләкләрен җиткерделәр.

“Мин бәләкәй чактан ук әнигә булышып, әнинең зур терәге булып үстем, – ди олы кызы Равия Сәхәбиева. – 22 яшемдә Себергә чыгып китәргә туры килде. Әнине гел юксынып, эх, кайтып, әнине карасам иде, дип уйлап йөри идем. Менә шул зур теләгемә ирештем, Аллага шөкер. Менә әнине биш ел карыйм. Әни әле дә яшәсен иде әле. Үз аякларында, үз зиһенендә булып, безгә әле акыл өйрәтеп, исән-сау булсын. Әни исән чагында үзебезне әле ятим итеп санамыйбыз. Әтиебез генә иртә китте, кызганыч”.

“Әни бик сабыр, тырыш булды, – ди кече кызы Фәридә Хисаметдинова. – Әнигә мин бәләкәйдән үк гомер теләдем, мин шулхәтле әнине югалтудан курка идем. Аллага шөкер, әни озын гомерле булды. Әнинең сабырлыгы, тырышлыгы безгә күчкәндер дип уйлыйм мин”.  

Рәйфә Идиатуллинаны авылдашлары да бик хөрмәт итә: 90 яше белән Кырымсарай авыл җирлеге башлыгы Дамир Шакирҗанов, авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты вәкилләре дә котлады. Юбилярга район башлыгының котлау открыткасы, бүләкләр, чәчәкләр тапшырдылар. Китапханәче Илзия Латыпова, юбилярның китап укырга яратуын исәпкә алып, китап та бүләк итте.

Фото: Ләйсән Сәетгәрәева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев