Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Баулы юбилярларын өйләренә барып котлыйлар

Яңа Чүте авылында яшәүче Җәмилә Сөләймән кызы Лотфуллинага 95 яшь тулган. Аны олуг юбилее белән балалары, туганнары һәм авыл җирлеге башлыгы тәбрик иткән.

Җәмилә Лотфуллина 1930 елның 26 декабрендә туа.  "22 нче партсъезд" исемендәге совхозда 26 ел хезмәт куеп, лаеклы ялга чыга. Тормыш иптәше Нурислам белән 54 ел тату гомер итеп, 4 бала үстерәләр. Гаилә башлыгы һәм олы уллары бүгенге көндә гүр ияләре.

 

Юбилярның бер кызы  Тәкъмилә Пензова – Бәләбәй шәһәрендә, икенче кызы Әминә Сәлахова –Уфа шәһәрендә, улы Магариф Лотфуллин Яңа Чүте авылында гомер кичерәләр. Бүгенгесе көндә Җәмилә әби улы Магариф тәрбиясендә Яңа Чүте авылында яши. Балалары, оныклары, туганнары, кайтып,  хәл белешеп торалар. 11 оныгы һәм 9 оныкчыгы бар.

 

"Әниебезгә ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, тыныч тормыш телибез", – дип уртаклашты улы Мәгариф Лотфуллин.

 

Сүз уңаеннан, Мәгариф абый шигырьләр яза, әнисенең юбилеена багышлап та шигырь иҗат иткән.

 

"Җәмилә апа минем әниемнең бертуган апасы. Сугыш ачысын татыган апабыз гомер буе шат күңелле,  җор телле булды. 29 ел бианай һәм биатай белән яшәде, аларны карады, – дип сөйләде Раушания Зариева. – Хәзерге вакытта улы тәрбиясендә яши апабыз. Авылда өе зур, яшәргә балалары бөтен уңайлыкларны булдырдылар".

 

95 яшьлек олуг юбилеен билгеләүче Җәмилә Сөләйман кызын Салих авылы җирлеге башлыгы Илнур Хайруллин да котлаган һәм Россия президентының котлау хаты белән бүләкләр тапшырган.

 

"Юбилярга ныклы сәләмәтлек, бәхетле картлык телибез!" – ди Илнур Наил улы.

 

Фото: Салих авыл җирлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев