Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

“Баулы- информ” журналисты җиңүгә иреште

Яңа ел алдыннан, “Татмедиа” республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында социаль юнәлешле, коммерцияле булмаган оешмалар эшчәнлеге турында язган журналистлар арасында үткәрелгән бәйгеләр җиңүчеләрен бүләкләделәр. Алар арасында Баулы телевидениесе хәбәрчесе дә бар.

Җиңүчеләргә дипломнарны “Татмедиа” республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев һәм Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева тапшырды. Айдар Сәлимгәрәев сүзләренчә, журналистлар үзләре сайлаган теманы җентекләп белүләре, халыкка җиткерә алулары белән республикага файда китерә.
“Баулы-информ” редакциясе баш мөхәрриренең телевидение буенча урынбасары Айгөл Идиятуллина “Иң яхшы телесюжет (яки телетапшыру)” номинациясендә икенче дәрәҗә Диплом белән бүләкләнде.
– Коммерцияле булмаган социаль оешмаларның шактый авыр эш темасын сайлаган һәм яктырткан журналистларга рәхмәтемне белдерәсем килә. Алар вазыйфасы, хезмәт хакы булмаса да, кешеләргә ярдәм итеп яшәүче райондашлары турында хәбәр итәләр һәм сөйлиләр. Авыр тормыш ситуацияләрендә кешеләргә ярдәм итәләр, өстәмә белем, тәрбия бирү буенча искиткеч проектлар үткәрәләр – уртак изге эш тудыралар. Алар турында сөйләү, күзаллау республикада атмосфераны саклап калу өчен һәм нәкъ менә шушы кешеләрнең басма һәм телевизион массакүләм мәгълүмат чараларының чын геройлары итү мөһим, – дип ассызыклады Зилә Вәлиева.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: әлеге материаллар ярдәмендә журналистлар җәмгыятьтә хәйрия эшчәнлегенә уңай мөнәсәбәт формалаштыра.
– Мин бәйгегә “Мин булдырам” тернәкләндерү үзәге эшчәнлеге турындагы сюжетларымны җибәрдем. Марат Ильясов, үзәге ачылган көннән башлап, терәк-хәрәкәт аппараты бозылган кешеләргә бушлай ярдәм итә, җәмгыять файдасына төрле грантлар ота. Мондый кешеләр һәм аларның эшләре турында сөйлисе һәм күрсәтәсе килә. Эшемне югары бәяләделәр, мондый бәйгеләр бик мөһим һәм журналистлар өчен кирәк дип саныйм, – дип, тәэсирләре белән уртаклашты Айгөл Идиятуллина бүләкләүдән соң.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев