“Баулы- информ” кызлары кара карлыганны ничек эшкәртә?
Бакчада быел кара карлыганнар да мулдан өлгерде. “Баулы- информ” редакциясендә эшләүче кызлар кара карлыганнан нинди ризыклар әзерли? Бу хакта укучыларыбызга да сөйлибез.
Индира Сәйфуллина:
“Карлыганны безнең гаиләдә барыбыз да яратабыз. Аңардан компотлар да, кайнатмалар да, пироглар да әзерлибез. Кышка туңдырып та куябыз. Ә иң уңайлы ысул, карлыганнан желе ясау. Аның өчен бер килограмм карлыган, бер килограмм шикәр комы кирәк. Карлыганны чистартырга, юарга, иттарткычтан чыгарырга яки блендер белән изәргә. Барлыкка килгән массаны шикәр комы белән бутарга. Кәстрүлгә салып әкрен утка куярга, кайнатып чыгарырга һәм өстенә җыелган күбекне алырга. Кайнап чыкканнан соң тагын цч- биш минут пешерергә. Суына башлаган массаны стерильләштерелгән банкаларга салырга, капкач белән яхшылап капларга. Желе озак саклана.
Гөлшат Шәрипова:
“Карлыганны мин болай гына туңдырып та куям. Ә кура җиләге белән бергә блендерда изеп, аз гына шикәр комы белән болгатып, махсус савытларда туңдырып куйганы аеруча шифалы. Кыш көне чәй эчәргә шундый тәмле, хуш исле була ул”.
Ләйсән Сәетгәрәева:
“Карлыганны мин туңдырып куям. Кыш буе эремчек белән ашарга яратабыз”.
Фото: Индира Сәйфуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев