Баулы яшүсмерләре азан бәйгесендә көч сынашты
Баулының үзәк “Гали” мәчетендә яшүсемер малайлар арасында азан бәйгесе оештырылды. Анда егермеләп бала катнашты.
Шәһәр һәм авыл мәчетләрендә ел әйләнәсе төрле мәгълүмат сәгатьләре, викторина һәм бәйгеләр оештырылып тора. Аларның һәрберсе үсеп килүче малайлар һәм кызларны җәлеп итә алырлык итеп эшләнелә. Авыл мәчетләрендә төрле чаралар оештыруда авыл клублары, китапханә, мәктәп, балалар бакчалыр хезмәткәрләре дә зур көч куялар. Авыллардан да район, республика күләмендәге дини бәйгеләрдә катнашырга теләүчеләр елдан-ел арта бара.
– Азан бәйгесенә Шалты, Кызылъяр, Исергәп авылларыннан малайлар килде. Бәйге яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып, ике яшь категориясендә оештырылды, – дип аңлатып сөйләде Баулы районы имам-мөхтәсибе Әнвәр Хәмитов. – Беренче төркем азан әйтүчеләр иң кечкенәләрдән алып дүртенче класска кадәр, ә икенче төркем дүртенче класстан өлкәнрәк балалар иде. Һәр категориядә дә беренче, икенче һәм өченче урыннар билгеләнде. Аларга акчалата һәм истәлекле бүләкләр бирелде. Шулай ук барлык катнашучыларга да катнашучы дипломы белән бүләк тапшырылды.
Мондый бәйгеләр башта авыллардагы мәчетләрдә уздырыла, ә иң яхшылары район күләмендә уздырылган бәйгегә килә.
– Балалар бик матур итеп азан әйтә беләләр. Авылларыбыздан шундый әзерлек белән бәйгеләргә килеп балаларның чыгыш ясаулары сөенечле. Алда тагын февраль ае башларында малайлар өчен коръән уку буенча да бәйге уздырачакбыз.
Фото: Әнвәр Хәмитов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев