Баулы гимназиясе укучылары пешекче-кондитер һөнәре нечкәлекләрен өйрәнде
Укыту-тәрбия эшендә балаларга хезмәт тәрбиясе бирү дә аерым урын алып тора. Дүртенче гимназиянең башлангыч сыйныф укучылары да мондый дәресләрне көтеп ала. Бүген алар пешекче-кондитер һөнәренең нечкәлекләрен өйрәнделәр.
Бүген 4 “Б” сыйныф укучыларының тәмле печенье әзерләүләрен башка укучылар да тиз сизеп алгандыр. Башлангыч сыйныф укучылары технология дәресе вакытында укытучылары Флюра Разетдинова җитәкчелегендә печенье әзерләделәр.

– Миңа ашарга пешерү ошый, – ди дүртенче сыйныф укучысы Диана Сибагатуллина. – Минем өйдә дә аш, боткалар, печенье пешергәндә ярдәм иткәнем бар.

– Без әнием белән һәр ял саен тәмле әйберләр пешерәбез, – ди Карина Алексеева. – Бәлеш пешерсәк, мин бәрәңге әрчим, суган турашам. Кыстыбый пешерергә яратабыз. Ул бик җайлы әзерләнә. Ә бүген без сыйныфта печенье пешердек. Барыбыз да камыр алып килде. Печеньеларны кокос вагы, йөзем һәм шоколадлар белән дә бизәдек.

– Мин малай кеше булсам да, әниемә ярдәм итәм, – ди Раяз. – Өйдә печенье пешерсәк тә, мин аларны төрле формаларга куеп кисәргә яратам. Әнием белән кош теле дә, аш та пешергәнем бар. Минем абыем чит шәһәрдә укый. Ул да үзе пешереп ашый белә. Малай кешеләр дә пешерә белергә тиеш.
Дәресләр тәмам булгач, укучылар үзләре пешергән печеньелар белән тәмләп чәй эчтеләр.
Фото: 4нче гимназия
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев