Баулы гимназиясе укучылары кәбестә көненә күргәзмә ясадылар
17 февраль күп кенә илләрдә кәбестә көнен дә билгеләп үтәләр икән. Әлеге көнне Баулы гимназиясе укучылары да билгеләп үтте. Алар кәбестәдән пешерелгән төрле ризыклар алып килеп, матур һәм “тәмле” күргәзмә ясап куйдылар.
Гимназиянең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Илфира Гыйбадуллина укучыларга кәбестә барлыкка килү тарихын сөйләде. Аның иң витаминнарга бай яшелчә икәнлеген искәртеп үтте. Укучылар аш-су төрләре әзерләгәндә кәбестәне ничек куллану хакында да фикер алыштылар.

– Мин төрле ризыклар пешерергә яратам, – ди Динә Мортазина. – Бүгенге күргәзмәгә әнием белән икебез кәбестә пирогы пешердек. Кәбестәдән әзерләнгән ризыклар кайнар килеш тә, салкын килеш тә тәмле була. Аны кечкенәләр дә, өлкәннәр дә ярата.

Гимназиянең җиденче сыйныф укучылары бу көнне технология дәресе барышында кәбестә турау белән мәшгуль булдылар. Алар салат ясадылар. Кәбестә салатларының төрләре турында фикер алыштылар.
Фото: гимназия
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев