Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулы басуларында уҗымнар торышын тикшерделәр

Район кырларында язгы кыр эшләре дәвам итә. Бүген иртән Баулы районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Талипов һәм “Россельхозцентр” филиалының Баулы бүлеге җитәкчесе Наил Галиуллин уҗым кырларының торышын, ничек кышлавын тикшерде. Район буенча уҗым культуралары алты мең гектар мәйданнарда игелә.

– Быел уҗымнар яхшы кышлады, канәгәтьләнерлек, – дип сөйләде Наил Галиуллин. – Соңгы көннәрдә явып узган яңгырлар бик яхшы булды. Шулай да җиргә дым кирәк әле. Май аенда да яңгырлар көтәбез. Кайбер хуҗалыклар иртә яздан уҗым җирләренә аммиак селитрасы кертте, тырмалау эшләрен башкарды.

– Язгы бер генә көнне дә күздән кичерергә ярамый, – ди авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек идарәсе начальнигы Альберт Талипов. – Туфрак җылынды. Бүген иртәнгә туфрактагы җылылык 8-9 градус тәшкил итә иде. Көндезге вакытка тагын да җылырак була.

 

Фото: Альберт Талипов

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев