Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулы балалары чишмәләр белән таныша

“Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы җирле бүлекчәсенең чишмәләр турындагы “Башы – тауда, аягы – диңгездә” проекты дәвам итә. Аңа Баулы шәһәре балалар бакчалары да кушылды.

Бу башлангычны иң элек Баулының “Кыңгырау” балалар бакчасы күтәреп алды. Тәрбиячеләр сабыйларны шәһәребезнең “Такыя” чишмәсенә алып барып, аның тарихы белән таныштырдылар. 
Бу изге эшкә башка бакчалар да кушылып китте. Бу хакта “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасының җирле бүлекчәсе җитәкчесе Римма Яруллина ВКонтакте социаль челтәрендәге төркемендә язып чыкты. Мәсәлән, Баулының “Алёнка” балалар бакчасы хезмәткәрләре сабыйларны шәһәрнең Беренче май урамындагы “Шәвәли” чишмәсенә алып барганнар. Алар, балаларга чишмә турында сөйләп кенә калмыйча, тирә ягын чүп-чардан чистартканнар да. Балалар чишмәнең тарихын кызыксынып тыңлаганнар. Аннары, тәрбияче апалары белән чишмә тирәсен җыештырып, чүпләрне пакетларга җыешканнар.
– “Шәвәли” чишмәсенең суы мул, бик тәмле.


Ул Баулы елгасына агып төшә. Аннары, зур юллар үтеп, Каспий диңгезенә кадәр барып җитә, – дип яза Римма Яруллина.
Проектка “Алсу” балалар бакчасы да өлеш керткән. Зурлар төркеме, тәрбиячеләре белән берлектә, “Шәвәли” чишмәсенә һәм “Ак чишмә”гә барганнар. Балалар, табигатьнең матурлыгына сокланап, тирә-юньне тагы да ямьләндерер өчен, пакетларга чуп-чар җыеп, тәртип оештырганнар. Ә моннан алдагы көнне Баулы чишмәләренең, елгаларының тарихын өйрәнгәннәр, рәсемнәр ясаганнар.


Ә менә “Алтынчәч” балалар бакчасы хезмәткәрләре һәм сабыйлары “Бәллүр чишмә”гә барганнар. Алар анда чишмәнең тирә-ягын, су агышын өйрәнгәннәр. Балалар чишмә каян агып чыгуы, аннан соң суы кая кушылуы турында кызыксынып тыңлаганнар. Аннары, чишмә тирәсен җыештырып, ялт иттереп тә куйганнар!


– “Бәллүр чишмә”гә бөтен микрорайон суга йөри бит. Шәһәрдә су булмаган вакытта анда озын чират тезелә! Якын тирә урамнардан да киләләр, – дип яза Римма Яруллина. – Суга килгән вакытта, чишмәнең тирә-ягындагы чүпләрне дә алгаласак, ул безгә рәхмәтле булыр иде. Су – яшәү чыганагы, дисәк тә, аның кадерен су беткәч кенә белә башлыйбыз.!

Су чыганакларына сак карасак иде. Әлегә чишмәләребез бар, Аллага шөкер! Ә кипсәләр?! Нишләрбез? Алла сакласын!
Фото: “Алёнка”, “Алсу”, “Алтынчәч” балалар бакчалары архивы
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев