Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулы балалар театр фестивале нәтиҗәләре

Баулының Муса Җәлил исемендәге мәдәният йортында узган театр фестивале җиңүчеләре билгеле булды. Алар конкурсның республика этабында Баулы районы данын яклап чыгыш ясаячак.

Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы уңаеннан үткәрелгән тетар фестивалендә шәһәр һәм район мәктәпләре укучылары ана телендә сәхнә күренешләре күрсәттеләр. Барлык коллективлар да яхшы әзерлек белән килгәннәр, оста итеп, курыкмыйча чыгыш ясадылар. Аларны “Ак калфак” татар хатын-кызларының җирле бүлекчәсе рәисе Римма Яруллина, Баулы районы мәгариф бүлеге методисты Ольга Сәхипгәрәева һәм Укучылар йорты педагогы Алсу Сәетова составындагы жюри бәяләде.

Ольга Сәхипгәрәева “Баулы-информ” редакциясенә хәбәр иткәнчә, жюри киңәшләшкәннән соң, түбәндәге коллективлар җиңүче дип табылган:

1-4 сыйныфлар арасында беренче урынга Кызылъяр мәктәбе укучылары лаек булган. Икенче урында – 6нчы мәктәп театр коллективы, өченчедә – 1нче мәктәп укучылары. 5-8 сыйныфлар арасында Яңа Чүте мәктәбе яшь артистларына тиңнәр булмаган. Икенче урында – 3нче мәктәп укучылары, өченчедә – Татар Томбарлысы мәктәбе. 7нче мәктәп номинация буенча билгеләп үтелгән.

Театр фестивале балалар бакчасына йөрүче сабыйлар арасында да үткәреләчәк. Мәктәпкәчә учреждениеләр үзләренең чыгышларын видеога төшереп җибәрәчәк. Район этабында җиңгән коллектив Казанга республика этабына барачак. Ике ел элек безнең районның “Колокольчик балалар бакчасының театр коллективы анда беренче урын алып кайткан булган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев