Баулы бакчаларында фитофтора күзәтелә
Июнь азагы, июль башында яуган яңгырлар бакчачыларда борчу тудыра башлады. Күпләп яуган яңгыр сулары җиргә сеңеп бетә алмый, яшелчә-җимешләрдә авырулар барлыкка килүгә сәбәп була. Кайбер бакчаларда бәрәңгеләр гөмбә авырулары (фитофтора) белән авырый башлаган.
Бәрәңгеләрдә фитофтора авыруы барлыкка килүне булдырмый калырга да мөмкин. Бәрәңге утырткан вакытта ук аның чарасын күрү күп мәшәкатьләрдән коткара. Бу хакта ТР Россельхозцентр үзәгенең Баулы бүлекчәсе җитәкчесе Наил Галиуллин аңлатып үтте.
– Иң беренче чиратта, бәрәңгене куе чәчмәскә киңәш итәр идем, – ди ул. – Куе итеп утыртылган бәрәңге арасыннан һава йөри алмый, бу төрле гөмбәчек авырулары барлыкка килүгә сәбәп була. Бигрәк тә яңгырлы елларны берничә төптән генә башланган авыру, бөтен бакчадагы уңышны харап итәргә мөмкин. Шуңа күрә, бәрәңгене утырткан вакытта ук бакыр купоросы белән эшкәртергә кирәк. Бакыр күп булган җирдә фитофтора үрчеми. Шулай ук триходермин дигән биологик препарат кушып утыртырга тәкъдим итәр идем. Аны бәрәңге бүлбеләре белән бергә дә салырга мөмкин. Күпләр орлык бәрәңгесен көл белән генә эшкәртеп утырту да җитә дип уйлый. Онытмаска кирәк: көл тукландыра гына.
Яңгырлар сәбәпле бәрәңгеләр авырый башлаган икән, бу вакытта кичекмәстән чарасын күрергә кирәк, дип аңлата белгеч.
– Фитофтора авыруы күбрәк бәрәңге яфракларының аскы ягында кара таплар рәвешендә күренә башлый. Бәрәңге җире зур мәйданнарда булмаса, аны тизрәк йолкып алып та котылырга мөмкин. Авыру белән зарарланган яфракларны һәм ботакларны юк итәргә кирәк. Бәрәңгенең аскы яктагы яфраклары арасында җил йөрерлек итеп сирәкләргә кирәк. Тик мәйданнар зур икән, препаратларсыз булмый. Авыру бик тиз бөтен бакчаны юк итәчәк. Монда күбрәк Ридомил дигән препарат ярдәмгә килә.
Фото: Индира Сәйфуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев