Баулы яңалыклары

"Хезмәткә дан" газетасы - Баулы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Баулы бакчачысы хәйрия акциясе үткәрә

Карлыган өлгергән вакыт Ришат Юнысов өчен уңыш җыю чоры гына түгел, ә игелекле гамәлләр кылу өчен бер форсат та. Соңгы елларда ул үзенең бакчасына аеруча ярдәмгә һәм игътибарга мохтаҗ кешеләрне чакыра. Бу сезонда, гадәттәгечә, Кырымсарай авылындагы картлар һәм инвалидлар йорты хезмәткәрләре карлыган җыеп киткән. Алардан соң “Семья” балалар һәм яшүсмерләр социаль приюты хезмәткәрләре дә уңыш җыярга килде.

Хәйриячелек

Ришат Юнысовның карлыган плантациясе искиткеч матур табигать кочагында, тау итәгендә урнашкан, мәйданы шактый. Без барган көнне биредә эш кайнап тора иде: Алсу белән Ришат Юнысовлар гына түгел, “Семья” социаль приюты хезмәткәрләре дә карлыган җыю белән мәшгуль. Алар җыйган карлыган белән балалар сыйланачак.

– Без монда карлыган җыярга ел саен киләбез. Монда табигать бик матур, янәшәдә генә сап-сары кыр җәелеп ята, ул таулар искиткеч, – дип тәэсирләре белән уртаклашты “Семья” социаль приютының хезмәт инструкторы Регина Нуруллина. – Без бу карлыганнан кышка компотлар, кайнатмалар ясыйбыз, приютыбызда тәрбияләнүче балаларны сыйлыйбыз. Алар бик сөенәләр, витамин бит! Балаларга шулай ярдәм иткәннәре өчен, Алсу белән Ришат Юнысовларга зур рәхмәтебезне белдерәбез. Алар һәрвакыт хәйриячелек белән шөгыльләнәләр, бик күркәм, ачык күңелле кешеләр.

Ришат Юнысов өчен хәйрия акцияләре оештыру инде традициягә әверелгән. Бу сезонда, гадәттәгечә, Кырымсарай авылындагы картлар һәм инвалидлар йорты хезмәткәрләре карлыган җыеп киткәннәр. Анда яшәүче өлкәннәр үзләре карлыган җыярга килгән вакытлар да булган.

– Рәхмәт сүзләрен ишетү, әлбәттә, рәхәт, – ди Ришат Заһит улы. – Алай да иң мөһиме – без үстергән җиләк-җимешнең файда китерүе. Картлар йорты директоры: “Кыш көне өлкәннәрнең сезнең карлыганнардан ясалган кайнатмаларга сөенгәннәрен күрсәгез”, – дип әйтә гел. Карлыганда С витамины бик күп, ә ул һәркемгә кирәк – иммунитетны ныгыту өчен дә, вируслардан, хәтта коронавирустан саклану өчен дә. Пандемия вакытында безнең гаиләдә беркем диярлек авырмады, җиңелчә үткәрдек, чөнки ел буе карлыган ашыйбыз.

Ришат Юнысов әйтүенчә, быел карлыган уңышы бик яхшы, аңа тормыш иптәше Алсу белән уллары булышса да, барысын да җыеп бетерергә җитешмиләр. Башка елларны башка шәһәрләрдән карлыган җыярга килүчеләр күп булган, быел исә артык күп түгел.

– Күптән түгел көньяктан дусларым кунакка килгән иде. Алар: “Безнең якларда бер кайда да карлыган юк”, – диделәр. Ел саен бер сугышчы  карлыган җыярга килә. Чәй ясап, махсус хәрби операциядәге егетләргә җибәрү өчен карлыган яфрагы җыючылар да бар, – ди Ришат Заһит улы. – Приют хезмәткәрләренең бүген килүләре яхшы булды, молодцы. Җыярга булышалар, өстәвенә үзләренә һәм приют балаларына карлыган менә дигән витамин чыганагы.

 

Гранттан башланган эш

Кызылъяр авыл җирлегеннән арендага алынган җирдә карлыган үстерү 2018 елда башланып китә. Ришат Юнысовның улы “Татарстан Республикасында эш башлаучы фермерларга ярдәм” программасы буенча грант ота. Аның акчасына трактор, Белоруссиядән кайтартылган яхшы сортлы 10 меңгә якын карлыган үсентесе сатып алалар. Вакыт узу белән улы эшчәнлек өлкәсен алыштыра, хуҗалык белән җитәкчелек итүне әти кеше үз кулына ала. Аның өчен бу эш – мавыгу, яраткан шөгыль.

– Хәзер монда КФХ теркәлмәгән, җир физик зат буларак минем исемдә арендада тора. Бу эшчәнлек, иң беренче чиратта, яраткан шөгыль. Чыгымнар акланмаган чаклар да була, тик яраткан мавыгуың булгач, моңа артык игътибар итмисең,– ди Ришат Юнысов.

Табигатькә мәхәббәтне аңа әнисе – интернат-мәктәптә география һәм биология укыткан Лена Сөләйман кызы – сеңдергән. Элеккеге интернат-мәктәп (хәзерге 6 нчы мәктәп) бакчасындагы алмагачларны да ул утырткан.

Плантацияләр уңайлы җирдә урнашкан, бу урынны сайларга районның элекке башлыгы Рамил Гатиятуллин киңәш иткән.

– Монда урын үзенчәлекле, – дип сөйли бакчачы. – Түбәнлек таулар ышыгында утыра, микроклиматы яхшы. Бакчаның тау битләре көнчыгышка һәм көнбатышка карап тора, шуңа күрә үсентеләр һәрвакыт кояш астында. Хәтта язгы кыраулар да безгә куркыныч түгел.

Юнысовлар экологик чисталыкка өстенлек бирәләр: химик ашламалар кулланымыйлар.

– Беренче елларда сидератлар утырттык, алар үзләре азотлы ашламалар һәм микроэлементлар бирә. Чүп үләннәрен чабып торам, ул шунда ук череп, ашламага әйләнә, – дип тәҗрибәсе белән уртаклаша бакчачы.

Хуҗалык заман белән бергә атлый: бакчада тамчылап сугару системасы булдырылган, электр үткәрелгән, видеокүзәтү куелган. Үз питомниклары бар, үсентеләрне үзләре үстерәләр. Узган көздә плантация ике гектарга зурайган – тагын 5,5 мең төп карлыган үсентесе утыртканнар. Питомникта 1500 куак әзер тора, аларны көз утыртачаклар.

Баулылар Ришат Юнысовны экспериментлар яратучы бакчачы буларак та белә. Карлыганнан тыш, ул физалис та үстерә. Бу экзотик үсемлектән гаилә гадәти булмаган һәм бик файдалы кайнатма әзерли. Үзләренең продукцияләрен махсус хәрби операциядә катнашчыларга да җибәрәләр.

Гадәттә 1500-2000 төп физалис үстерәләр. Быел беренче тапкыр махсус плёнка тарттырып, 1500 төп физалис утыртканнар. Үсентеләрне өйдә үстерәләр. Хәзерге вакытта физалис әле чәчәк ата гына. Җимеше озак саклана. Мәсәлән, соңгы тапкыр физалистан кайнатманы март аенда кайнатканнар.

– Физалис – антиоксидант чыганагы. Аны тозларга, маринадларга, кайнатма ясарга, яңа җыелган килеш ашарга була. Бары тик шуны гына исәпкә алырга кирәк: яңа җыелган физалис ашказанының кислоталылыгын күтәрә. Кытайлар аны төрлечә куллана, хәтта тамырыннан чәй дә ясыйлар, – ди әңгәмәдәшебез. – Узган ел Казандагы форумда безнең физалис белән Кытайдан килгән кунаклар кызыксынды, хәтта продукция китерүгә килешү төзергә дә теләделәр, тик аларга бездәге күләм җитми – бик зур партияләр кирәк. Мин аларга: “Күпме кирәклеген әйтегез, мин шулкадәр үстерермен. Рәсми килешү булса, җир җитәрлек: физалис утыртырга әзер булган 15 гектар печәнлек җирем бар”, – дип җавап бирдем.

Максатчан, тәвәккәл Ришат Юнысов нинди генә эшчәнлеккә тотынмасын, бар күңелен биреп эшли, киләчәккә планнары да күп. Хезмәтенең нәтиҗәсе гаиләсенә генә түгел, башкаларга да сөенеч китерүе – аның өчен зур бәхет.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев