Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Баулы бакчачылары кыш көне озак ял итми

Табигатьтә кыш хакимлек итә. Бакчалар карда, димәк, бакчачыларның рәхәтләнеп ял итү мөмкинлеге бар. Әмма бу алай түгел, уңган бакчачылар гыйнварда мул уңыш нигезен хәстәрли башлый.

Баллы борыч, помидор, баклажан һәм чәчәкләрнең кайбер төрләрен утыртыр чак җитте. Мәсәлән, күпләребез яратып ашый торган баллы борычның вегетация чоры озын, ул 110-140 көн. Баллы борыч вакытында җитешеп, уңыш бирсен дисәгез, аны гыйнвар-февраль айларында утыртырга кирәк.

Баклажанны да гыйнвар аенда утырту хәерле. Ул яктылык һәм җылылык ярата.

Соңгы елларда тиз өлгерә торган помидор сортларын да күрәбез. Тик аның соң өлгерә торганнары тәмлерәк, шуңа күрә аның соң җитешә торган сортларын да гыйнварда утыртырга кирәк.

Кайбер чәчәк төрләрен дә гыйнвар аеннан калмый утырталар. Бигрәк тә петуния, эустома, бегония кебек чәчәкләрне иртә утыртучылар оттырмый.

Фото: Индира Сәйфуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев