Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Баулы бакчачылары кишерне саклауга куя

Башка тамыразыкларга караганда, кишерне кышын саклавы кыенрак. Ул салкынча температурада һәм дымлылык югары булганда гына яхшы саклана. Иң яхшы температура – 0 дән 2 градуска кадәр җылылык.

Соңгы вакытта кишерне полиэтилен капчыкларда саклау киң таралды. Бер капчыкка якынча бер чиләк кишер салып, авызын бәйлиләр һәм идән астына төшереп куялар. Болай итеп аны суыткычта да сакларга мөмкин. Кишер тын ала алсын өчен, капчыкны чәнечке белән тишкәләргә кирәк. Ләкин болай кишер 3-4 ай гына саклана ала, аннары чери башлый.

Кишер салынган капчыкларга пычкы чүбе салып та сакларга була. Пычкы чүбе белән аралаштырып, кишерне өсте ябулы агач әрҗәдә саклыйлар. 

– Кишерне комга күмеп саклыйбыз, – дип үз тәҗрибәсе белән уртаклашты Баулыда яшәүче Ильяс Зарипов. – Ком җиңелчә генә дымлы булса, кишер яхшы саклана.

Бакчачылар сүзләренчә, орлыкны сатып алганда, аның сакланышына да игътибар итәргә кирәк. Аларның кайбер сортлары гына озак саклана. 

 

Фото: Шедеврум нейрочелтәре тарафыннан барлыкка китерелгән

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев