Баулы авария-диспетчерлык хезмәте кайбер кешеләрнең җавапсызлыгы аркасында кыенлыкларга юлыга
Баулы авария-диспетчерлык хезмәте (АДС АДС) эшчәнлеге җил тегермәннәренә каршы көрәшне хәтерләтә – баулылар унитазларга бөтенләй канализация өчен каралмаган калдыкларны ташлауларын дәвам итәләр. Алар арасында азык калдыклары, төргәкләре һәм хәтта зур габаритлы әйберләр дә бар, бу исә өзеклекләргә китерә һәм хезмәтләрнең эшен кыенлаштыра.
Канализация тыгылуның аеруча еш очрый торган сәбәпләренең берсе – унитазга юеш салфеткалар ташлау. Алар, туалет кәгазеннән аермалы буларак, суда эреми. Алар синтетик составлы, шуңа күрә таркалмыйлар. Ә бу исә торбаларның тыгылуына китерә. Бу авария бригадалар өчен өстәмә кыенлыклар тудыра, алар даими рәвештә халыкның җавапсызлыгы нәтиҗәләрен бетерергә мәҗбүр була.
– Атнасына канализация тыгылуның 10-15 очрагы күзәтелә, ешрак та булгалый, – дип хәбәр итте редакция хәбәрчесенә АДС җитәкчесе Ильвир Кашапов. – Мондый хәлләр еш була – планлы тикшерү вакытында да ачыклыйбыз, йортларда яшәүчеләр дә хәбәр итә.
Бәйрәм көннәрендә эшләре аеруча тыгыз була. Бу чорда халык бәйрәм өстәлләреннән калган ризык калдыкларын, шул исәптән сөякләрне, май калдыкларын һәм башка ризыкларны канализациягә күп ташлый. Моннан тыш, унитазга азык-төлек төргәкләре, пластик контейнерлар, хәтта тозлы кыяр һәм помидорлар да эләгә.
– Кайбер кешеләр унитазларны чүп савыты итеп кулланалар бугай, – ди Илвир Кашапов. – Нәрсә туры килсә, шуны ташлыйлар. Шунысы истә калды: АДСта эшли генә башлаган чак иде, канализациядә хәтта песи балаларына да юлыктык. Ә тагын теш протезы таптык, әлбәттә, аны махсус ташлаганнардыр дип уйламыйм, мөгаен, берәр карт кеше ялгыш төшереп җибәргәндер. Кыскасы, нәрсәләр генә чыгарырга туры килмәде.
Әйтик, Һади Такташ урамындагы 9нчы йортта канализация тыгылу турында хәбәр килгәч, авария хезмәте эшчеләре, планнан тыш тәртиптә, аварияне бетерергә мәҗбүр булдылар. Эшләр барышында канализация торбаларының тыгылу сәбәбе тагын юеш салфеткалар булуы ачыкланды.
Шунысын билгеләп үтү урынлы булыр: аварияне бетерү процессын җиңел дип атап булмый – бу шактый авыр процесс. Беренче эш итеп, эшчеләр коены ача, аннары аны 20 минут чамасы җилләтәләр. Бу этап начар исләрне бетерергә һәм эш зонасын әзерләргә мөмкинлек бирә. Аннары чистарту процессы башлана: эшчеләр канализация тыгылуга сәбәпче булган бөтен чүп-чарны чыгаралар. Шуннан соң махсус трос ярдәмендә торбаларны чистарталар, бу этап җыелган барлык чүп-чардан котылыр өчен кирәк. Тулган урыннар куәтле су агымы ярдәмендә бетерелә. Басымлы су калдыкларны юып чыгарырга һәм канализациянең нормаль эшләвен торгызырга ярдәм итә.
Авария хезмәте эшчеләре әйтүенчә, йортларда яшәүчеләр үз гамәлләренә җаваплы карашта булсалар, унитазга теләсә нәрсә ташламасалар, күп кенә проблемаларны булдырмый калырга мөмкин.
– Без – күренми торган фронт эшчеләре, авария килеп чыкса, төннәрен дә чыгарга туры килә. Бик күләмле эш бу, кыш көне утыз градуслы салкыннарда аеруча. Без көн җылынганны көтеп тормыйбыз, кар-яңгыр яуганда да эшебезне эшлибез, – ди Ильвир Кашапов. – Безнең шәһәрдә проблемалы ишегаллары бар, аларга ешрак барырга туры килә. Кайчагында чүп-чар шулкадәрле күп була, канлизацияне чистартырга берничә сәгать кенә дә җитми. Яхшы ишегаллары да бар, без аларда зур булмаган планлы чистарту эшләрен генә башкарабыз, аларда зур аварияләр булмый. Андый йортларда яшәүчеләр бик җаваплылар, шуңа күрә аварияләр дә күзәтелми, подвалда канализация тыгылу белән бәйле начар исләр дә юк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев