Баулы әтиләре – иң-иңнәр
Кызылъяр мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы Альмир Райманов әтисе хакында сөйли.
Әтием – горурлыгым
Әти, әтием, әткәем. Нинди матур һәм яхшы сүзләр! Әйе, якын һәм матур, чөнки бу сүздә бөеклек, батырлык, җылылык һәм тынычлык. Әти — бу өч хәрефтә никадәр җаваплылык, тапкырлык, ышаныч. Әйе, әтиләр – тормышыбызның тоткасы. Кеше дөньяга килгәч, аны беренче булып кулына әти-әнисе ала. Без әтиләрнең көчле һәм ышанычлы кулларын сизәбез. Минем әтием — Райманов Әнәс Наил улы. Ул бик җитез, ягымлы, эшчән, уңган, тапкыр, зирәк, белемле. Һөнәре буенча әтием — шофёр. Аңа "егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз”, дигән әйтем туры килә. Нинди генә эшкә тотынса да, җиренә җиткереп башкара ул. Өебезне дә үз куллары белән төзеде. Шул ук вакытта мал-туар үрчетү белән дә шөгыльләнә. Әтием һәм абыем белән печән әзерләүләр дә шундый күңелле. Ә аның иң яраткан шөгыле – техника. Ул машина, трактор, мотоцикл һәм башка төр техникаларны бик тиз сүтеп кора. Техника буенча сорау белән мөрәҗәгать иткән кешеләргә һәрвакыт ярдәм кулын суза.
Өйдә вакытта без аның белән бөтен эшне бергә эшлибез. Без әтиебезгә йорт, бакча эшләрендә булышабыз. Ул безнең өчебезне дә кечкенәдән хезмәткә өйрәтте.
Әти безне күз карасыдай саклап, акыллы киңәшләрен бирә, урынсыз эшләгән эшләр өчен бераз шелтәләп тә ала.
Минем иң кадерле кешеләрем әнием белән әтием – алтын канатларым. Әти-әнием, абыем белән энем минем өчен олы терәк, зур таяныч. Мин алар белән горурланам һәм үземне дөньяда иң бәхетле бала итеп тоям. Киләчәктә дә бергәләп, тату тормышта яшәргә язсын.
Альмир Райманов,
10 нчы сыйныф укучысы
Фото: шәхси архив
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев