Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулы аксакалы 90 яшьлек юбилеен билгели

Хезмэт ветераны Закуан Сәяхов туган көнен туганнары арасында каршы алды.

Зәкуан Хәррас улы 1934 елның 4 гыйнварында Баулы шәһәрендә дөньяга килә. Әлеге көндә ул ата-бабаларының нигезендә кызы гаиләсе белән бергә яши. 

Зәкуан абый тормыш иптәше Әнисә апа белән 54 ел парлы тормыш көтәләр. Әнисә апа якты дөньядан тугыз ел элек китә. Әнисә апа Кызылъяр авылы кызы, Зәкуан абый белән алар клубта танышалар. Аларның ике кызлары туа. Фәридә исемле кызлары әтисе янында калса, Зәбирә исемлесе Менделеевск шәһәрендә яши. 

Зәкуан абыйның бала чагы сугыш вакытына туры килә. 

– Ул авыр чакларны бүген искә дә аласы килми, – ди ул. 

Гомер буе ул эшчән һәм тырыш булган. 

– Кайда гына эшләсәм дә, начальство мине яратты, – дип сөйли Закуан абый. 

Аның хезмәт стажы 44 ел. Лаеклы ялга ул электромонтер вазифасыннан чыга. 

– Начальник миңа машина тәкъдим итте, квартира да бирәбез, дигәннәр иде, тик минем өем бар, миңа кирәкми, дип әйттем, – дип искә төшерә эш елларын Закуан Сәяхов.

Аның олуг юбилее белән котларга район җитәкчелеге, туганнары килгән иде. Ул барлык кунакларны елмаеп каршы алды. Бүген юбилярга җылы эчтәлекле, матур котлау сүзләрен төрле җирләрдән җиткерделәр. 

Ветеран язмышына рәхмәтле, тормышыннан бик канәгать булып гомер кичерә. Бүгенге көндә 4 оныгына, 2 оныкчыгына шатланып яши.

– Мин үз гомеремдә кешеләргә карата ярдәмчел булырга тырыштым, – ди Закуан абый. – Начарлык кылмаганга шушы яшькә кадәр җитә алганмындыр. Бүгенге тормышымнан бик канәгать мин. 

Закуан абыйның активлылыгы сокландыргыч. Ул әле дә сәламәт тормыш рәвеше алып бара. Җәен бакча эшләре белән мәшгуль, кышын тизрәк җәй җитүен көтә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев