Баулы әбиләре яшьлекләренә кайткан
Быел беренче тапкыр илебездә “Бердәм фольклор көне” Бөтенроссия акциясе үткәрелде. Аңа томбарлылар да кушылган. Татар Томбарлысы китапханәчесе Эльвира Әхмәтҗанова һәм авыл мәдәният йорты мөдире Айгөл Нәүрүзбаева авылның музей бүлмәсендә “Халык әйтсә, хак әйтә” дип исемләнгән фольклор кичәсе үткәргәннәр.
Фольклор кичәсенә килгән әбиләр аулак өйле, кичке уенлы яшьлекләренә кайткандай булганнар бу көнне: көне буе кырда эшләп кайткач, аулак өйләргә, су буйларына кичке уеннарга җыелуларын якты хатирә итеп искә алганнар.
“Кичке уенга кияргә күлмәк булмаса да, эштән кайта идек тә, тиз генә юып элеп, киптереп, шуны киеп, кич чыгып китә идек, дип тә сөйләделәр әбиләр”, – ди Татар Томбарлысы китапханәчесе Эльвира Әхмәтҗанова.
Әбиләр балачак, яшьлек елларында уйнаган уеннары, кич утырганда җырлаган җырлары турында сөйләгәннәр. Сөйләп кенә калмаганнар, уеннар уйнаганнар, татар халык җырларын җырлаганнар, элекке такмакларны әйтешкәннәр.
“Гомер буе терлекчелектә эшләгән, үзешчән сәнгатьтә катнашкан Вәлия Гыйлаҗева “Җидегән Чишмә” җырын бик тә моңлы итеп итеп башкарды, – ди Эльвира Әхмәтҗанова. – Мин бәләкәй чакларда аның клубта, баянчы Чулпан Хәнипов уйнавына кушылып, җырлап йөргән чакларын хәтерлим әле”.
Әлеге вакытта да сакланып калган бәбәй ашы, бәбәй котлау, исем кушу, килен төшү, киленгә су юлы күрсәтү кебек йолаларны да искә төшергәннәр кичәдә.
“Хәзер заманалар үзгәрде, ул традицияләр халык арасында әле дә яшәп килә, тик аларны гадирәк итеп үткәрәбез. Авылыбыз өлкәннәре белән, аларның бөтенесен барлап, рәхәтләнеп сөйләшеп утырдык. Алар беренче тапкыр әни булган көннәре, бәбине ничек караганнары турында сөйләделәр. Һәрберсе, үзләренең сабыйларына көйләгән бишек җырларын хәтерләрендә яңартып, бишек җыры җырлап күрсәтте”, – дип сөйләде “Баулы-информ” хәбәрчесенә Эльвира Әхмәтҗанова.
Кичәгә килүчеләр яшьлекләрендәге гореф-гадәтләрне, кул эшләрен барлап, алар турында тәфсилләп сөйләгәннәр, Һаҗәр Миңнегәрәева белән Венера Гыйлаҗева йон җегерләп күрсәткән.
“Әбиләрнең авызыннан чишмәләр, онытылып барган тау исемнәре, башка авыл атамалары да язылып алынды”, – дип сөйләде Эльвира Әхмәтҗанова.
Кичә милли ризыклар тулы табын артында күңелле чәй эчү белән тәмамланган.
“Тәслия ападан кала, барысы да бер чорда яшәгән, эшләгән әбиләр килде безнең кичәгә. Чарада катнашучыларның иң өлкәне 87 яшьлек Хаҗәр Миңнегәрәева булды. Бик сөенделәр, сөйләшеп туя алмадылар өлкәннәребез, рәхмәт әйтеп киттеләр”, – ди Эльвира Әхмәтҗанова.
Азга да күңеле була шул өлкәннәрнең, бер очрашу күпме сөенечле мизгелләр бүләк иткән аларга.
Фото: Эльвира Әхмәтҗанова шәхси архивы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев