Башкортстанда яшәүче Роза Хөсәенова баулыларга күркә асрау серләрен өйрәтә
Роза Хөсәенова: “Минем ата күркәне дә ояга утыртканым бар”. Менә шулай. Ишетмәгәнеңне дә ишетерсең. Башкортстанның Бүздәк районы Ахун авылында Марат Еникеев һәм Роза Хөсәеновалар ел саен күпләп күркә асрыйлар. Быел да барлык авылдашлары каз өмәсе ясаганда, алар күркә өмәсе дә уздырган.
Авыл кешесенең, бигрәк тә өлкән яшьтәге апа-абыйларның күпләп кош-корт асравы канына сеңгән дисәк тә була. Абзарда берничә эре мал, казлар, үрдәкләр, тавык һәм тавык чебешләре...санап бетергесез. Роза Хөсәенова шулар өстенә күркәләр дә үстерә.
– Быел да утыз баш күркә үстерә алдык, – ди сөенече белән уртаклашкандай Роза Илһат кызы. – Күркә чебешләрен бала карагандай тәрбияләсәң генә үстереп була. Чебиләрне быел май аенда сатып алдык. Башта бер ай буе өйдә генә тотам үзләрен. Җылылыкны яраталар. Аслары коры һәм чиста булырга тиеш. Мин чүпрәк җәям һәм шуларны юып, гел алыштырып торам. Глюкозалы су биргәлим. Күркә өчен булган махсус азыкны сатып алам. Чиста су да алларыннан өзелмәскә тиеш. Ультрафиолет нурлары бирә торган лампочка һәрвакыт янып тора.
Роза апа сүзләренчә, җир җылынып кычыткан чыга башлауга, ул шуны ваклап бирә, кычыткан төнәтмәсе ясап алларына куя.
– Шулай бер айдан соң абзарга чыгарам. Анда үтәли җил булмаска тиеш. Әйткәнемчә, күркәләр җылылык ярата, – дип дәвам итте хуҗабикә. – Икенче айга чыккач, күркә чебиләре күзгә күренеп ныгып китәләр. Аннары кукуруз, бодай, арпаны бергә кушып тартабыз да, шуны коры килеш аз-азлап кына бирә башлыйбыз. Шуннан әкрен генә шул азыкка җайланып китәләр. Шулай ук алларыннан үлән өзелми.
Роза Хөсәенова сүзләренчә, авыл җирендә эш җитәрлек. Мал-туар, кош-корт өстенә бакчаны да карап өлгерергә кирәк. Шул вакытта аның алыштыргысыз ярдәмчесе тормыш иптәше Марат агай. Ул казларны, күркәләрне урамга алып чыгып китеп үләндә аларны саклый. Җәйге каникулга кайткан кечкенә оныклары Самир белән Тимур да аңа кушылалар. Алар ярдәм итешергә дә, бергәләп балыкка йөрергә дә җитешәләр.
– Аннары бакчада кабачки, кабак кәбестәләр өлгерә башлый. Күркәләр шундый яшелчәләрне дә үз итә, – ди хуҗабикә. – Бәрәңгене пешереп бирәбез. Шулай ук яратып ашыйлар. Быел да күркә түшкәләре 15-20 килограммга кадәр җитте.
Шулай сүз иярә сүз чыгып, Роза апа үзенең ата күркәсен дә ояга йомырка өстенә утырта алуын сөйләп хәйран калдырды.
–Беренче тапкыр ата күркәбез 1994 елны утырды. Ник төгәл белә икән дип аптырасаң, ул елны кызым Альмира кияүгә чыкты, шуңа да төгәл елы истә калган, – дип елмаеп алды Роза Хөсәенова. – Ундүртәр күркә йомыркасына ике инә күркәне утырткан идем. Шулай сарайга чыксам, бер инә күркә әллә ашарга, әллә су эчәргә төшкән, ә аның урынында ата күркәм утыра. Аптырап киттем. Шулай да ата күркәнең дә утырганын ишеткәнем бар иде. Тукта әле, Роза, алып ыргытма, утырып карасын дип, үз-үземә сөйләнә - сөйләнә теге ике оя янына өченчесен куйдым. Күркә йомыркаларым юк иде, шунлыктан унбер каз йомыркасын куйдым. Башта утырырмы икән дип шикләнгән идем дә, ата күркәм бик сабыр гына оясында утыруын дәвам итте. Ышанасызмы? Инә күркәләр ешрак оядан чыгып йөргәләде, ә ата күркә бик тыныч утырды. Астына куйган унбер йомырканы да чыгарды бахыркаем. Үзе үк карап йөртеп үстерде. Менә шундый хикмәт тә булды. Шулай берничә ел кабатланды.
Роза апа белән Марат агай сүзләренчә, күркә ите башка төрле итләргә караганда, тәмлерәк, җиңел үзләштерелә.
– Роза апагызның күркә итеннән пешергән манты, котлетлары гына да телне йотарлык була шул, – дип мактап та алды Марат абый тормыш иптәшен. – Без хәзер өлкән яшьтә бит, ә күркә ите – ул майлы түгел. Фаршы бик шәп була.
– Күркә итеннән ясалган котлетлар бик үзенчәлекле була. Аны балалар да, барыбыз да яратып ашыйбыз, – дип сүзне дәвам итте Роза апа. – Берәр килограмм иттарткычтан чыгарылган күркә итенә өч-дүрт баш эре суган, бер-ике йомырка, тоз, кызыл һәм кара борыч кушам, азрак кына сөткә җебетелгән ак ипи салырга була. Шул массадан котлетлар ясыйм һәм духовкага куям. Кабарып тәмле булып пешә. Әзер котлетларны яшелчәләр белән дә, бәрәңге пюресы, кызган бәрәңге, макарон һәм пешкән рис янына да куеп бирергә була.
Шулай, тырыш кешенең малы да үзенә ошаган дигәндәй, Роза апаның ата күркәсе дә тик ятмый. Инә күркәләре чебеш чыгарганда, ата күркәсе каз бәбкәләре чыгара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев