Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Башкортстанда гади авыл йортында туристларны татар ризыгы белән сыйлыйлар

Туристларны каршы алучы әби үзенә «нәнәй» дияргә куша.

Башкортстанның Стәрлебаш районының Янгурча авылында яшәүче 62 яшьлек Ләлә Фаиковна кызы ярдәме белән үз йортын туристларга күрсәтә. Гадәти авыл йорты, хуҗалык, тавыклар, яшелчә бакчасын карагач, туристларны традицион татар ризыгы белнә сыйлыйлар.

«Башинформ» хәбәр иткәнчә, авылда бер тапкыр да булмаганнар боларның барысында да экзотика күрә, кемгәдер мондый сәфәрләр мәрхүмә әбиләре һәм әбиләренең әниләре турында искә төшерә.

Ләлә Фаиковнаның йортында «Әбидә кунакка» баннеры эленеп тора. Тур шулай дип атала, әби үзенә «нәнәй» дияргә куша. Туристларны ишегалдында тавыклар һәм өч төсле мәче каршы ала.

Мөслимә киеме кигән хуҗа хатын кунакларны үзе сәламли. Ул бер үзе бөтен туристлык төркеменә берьюлы берничә ризык — бишбармак, кыстыбый, вак бәлеш әзерли. Өстәлгә үзе ясаган катык, каймак, эремчек, бал, җитен орлыгыннан урбеч куелган. Хуҗа хатын үзе үстергән, җыйган һәм киптергән үләннәрдән чәй тәкъдим итә.

Сүз уңаеннан, пенсионер хатын дарулар эчми, үзенең барлык чирләрен үләннәр белән дәвалый. Аның сүзләренчә, мондый зур хуҗалык эшләрен башкарырга намаз көч бирә, диелә хәбәрдә.

Чыганак:  https://tatar-inform.tatar/news/tatar_world/06-05-2021/bashkortstanda-gadi-avyl-yortynda-turistlarny-tatar-rizygy-bel-n-syylyylar-5822285

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев