Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Башкортстан режиссеры Франциядә үлгән

«Айгөл йоклаганда үлгән. Аның температурасы югары булган», — дип сөйләгән дусты Флюра Мурзина.

Башкорт телевидениесенең музыкаль программалар режиссеры Айгөл Вәлитова Франциядә вафат булган. Аңа 54 яшь иде. Ул коронавирустан соң өзлегүләрдән үлгән, дип яза «Башинформ».

Айгөл Вәлитова Башкортстанның һәм Россиянең халык артисты Заһир Вәлитов кызы. Башкорт телевидениесендә бик күп программалар һәм клиплар төшергән. 2002 елда Франциягә күченеп киткән һәм шунда яши башлаган.

Айгөл Франциядә дә режиссерлык белән шөгыльләнә, туйлар, видеороликлар төшерә. «Айгөл йоклаганда үлгән. Аның температурасы югары булган», — дип сөйләгән дусты Флюра Мурзина.

Айгөл Вәлитованы Франциядә җирлиләр, диелә хәбәрдә.

Фото: /pixabay.com

Чыганак: интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев