Баулыда армиягә көзге чакырылыш башланды
1 октябрьдән Россия Кораллы көчләренә көзге чакырылыш кампаниясе башланды. Ул 31 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Быелгы чакырылышта Баулы һәм Ютазы районнарыннан 52 егет армиягә китәчәк.
Баулы һәм Ютазы районнары, Баулы шәһәре хәрби комиссары, Илшат Халитов сүзләренчә, 32 баулылы һәм 20 ютазылы Кораллы көчләр сафын тулыландырачак. Яңалыклар да бар: бу чакырылышта уку йортлары студентларын хәрби комиссариатка медицина комиссиясе узарга чакырмаячаклар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев